Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән кадет мәктәбен тәмамлаган егет десантчы-офицер булачак

Башлангыч классларда укыганда "Офицеры" дигән фильмны карагач хәрби булырга карар кылган идем. Тугызынчы классны тәмамлагач без Ямал-Ненец автоном округыннан әнинең туган авылы Иске Үтәмешкә күчеп кайттык. Чирмешәндә кадет интернат мәктәбе барлыгын ишеткәч, шунда документларны тапшырдык һәм 2010 елның сентябрендә мин кадет формасы кидем. Бу хәрби хезмәт юлымның башы булды дип...

Башлангыч классларда укыганда "Офицеры" дигән фильмны карагач хәрби булырга карар кылган идем.

Тугызынчы классны тәмамлагач без Ямал-Ненец автоном округыннан әнинең туган авылы Иске Үтәмешкә күчеп кайттык. Чирмешәндә кадет интернат мәктәбе барлыгын ишеткәч, шунда документларны тапшырдык һәм 2010 елның сентябрендә мин кадет формасы кидем. Бу хәрби хезмәт юлымның башы булды дип саныйм.
Мәктәп әле яңа гына ачылган иде, укыту-матди база оешып кына килә, ләкин директор РафаэльГабделхәй улы Сөләйманов, укытучылар булачак Ватан сакчыларын өйрәтү өчен барысын да эшләделәр. Биредә мин киләчәктә бик ярап куйган күп кенә күнекмәләр алдым. Никрутлар көнендә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышларда мин беренче, ә аркылы борыста тартылуда икенче булдым. Гер күтәрүдә, йөзүдә, спортның башка төрләрендә дә призерлар арасында идем. Алдагы тормышымны хәрби хезмәт белән бәйләү теләге кадет мәктәбендә укыганда ук ныгыды.
Кадет мәктәбен тәмамлагач, миңа Владимир шәһәрендәге ФСИН академиясенә юриспруденция юнәлеше буенча укырга тәкъдим иттеләр, ләкин кереп булмады. Дөресен генә әйткәндә, моңа кәефем бер дә кырылмады, чөнки минем төп теләгем армиядә хезмәт итү иде. Нәкъ шул елда Ульяновскида 31нче аерым десант -штурм бригадасында хезмәт итеп, кадет мәктәбенең элеккеге укучысы Тимур Зарипов кайтты.
Сабакташыбызның Кораллы Көчләр элитасы булган һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүе белән без бик горурландык. Хәзер мин үземнең кая хезмәт итәсемне тәгаен белә идем.
Казанда чакырылыш пунктында Һава-десант гаскәрләре часте вәкилен эзләп таптым һәм шунда хезмәткә алуларын сорадым. Шулай итеп гвардия десант-штурм бригадасына эләктем. Кадет мәктәбендә алган күнекмәләрем монда бик ярап куйды. Кече сержант дәрәҗәсе алдым, берничә тапкыр парашют белән сикердем.
Күпмедер вакыттан соң, контракт буенча хезмәт иткәндә, мин югары белем алып офицер булырга карар кылдым. Командир Рязань шәһәрендә югары һава-десант училищесына керергә киңәш итте. Шул көннән мин имтиханнарга әзерләнә башладым. Кайберәүләр, булырмы икән, анда бит бер урынга 8 кеше дәгъва кыла, дип шикләрен белдерделәр. Тик мин бу сүзләргә колак салмадым.
Имтиханнарны тапшырдым һәм 2013 елда Россиядә бердәнбер булган һава-десант училищесы курсанты булдым.
Дөресен әйтәм, монда уку җиңел түгел, ләкин мин тырышам, гел "бишле"гә диярлек укыйм. Училищеда физик әзерлеккә һәм утлы корал белән эш итүгә, мина-шартлату эшләренә, топографиягә, теләсә нинди шартларда яши алу нигезләренә, су астында үз-үзеңне саклап калуга зур игътибар бирелә. Мин спорт мастеры кандидатлыгына хәрби хәзерлек буенча нормативларны үтәдем. Хәзер мактаулы караул ротасы командиры булып торам.
Хыялымның тормышка ашуына мин бик шат, моның өчен Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укытучыларына, армиядәге командирларга, миңа һәрчак акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче әниемә бик рәхмәтлемен.
Ә инде тормыш юлын әле сайламаган яшь егетләргә шуны әйтә алам: куйган максатыгыз ирешү өчен үз көчеңә ышанырга, бирешмәскә, барлык каршылыкларны да җиңәргә өйрәнегез.
Нариман Сваровский,
Рязань югары һава-десант училищесы курсанты.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы десантчыофицер