Язмыш бирде кирәгемне. Ниләр генә күрмәдем мин. Иң элек үз тракторы астында калып, әтиебез үлеп китте. Төшке ашны ашарга дип туктаган да, тракторын төзәтеп алмакчы булып, астына кергән. Ә трактор кузгалып китә, әтинең өстеннән таптап үтә. Бу хәсрәтне әнием Сания бик авыр кичерде. Беребездән-беребез кечкенә өч кыз идек. Әни елады...
Язмыш бирде кирәгемне. Ниләр генә күрмәдем мин. Иң элек үз тракторы астында калып, әтиебез үлеп китте. Төшке ашны ашарга дип туктаган да, тракторын төзәтеп алмакчы булып, астына кергән. Ә трактор кузгалып китә, әтинең өстеннән таптап үтә. Бу хәсрәтне әнием Сания бик авыр кичерде. Беребездән-беребез кечкенә өч кыз идек. Әни елады да елады. Аннары сәламәтлеге какшап китте.
Әмма безне үстерер өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышты. Туганнарының үгетләвенә дә карамастан, сыер савудан туктамады. Шул эше харап итте дә аны. Аны фермада сыер сөзеп үтергән. Шулай итеп, тома ятим калдык. Ярый әле апабыз батыр йөрәкле булды. Безне балалар йортына тапшыртмас өчен барысын да эшләде. Эшкә дә урнашты, тораклы да булды. Ә аннары безне Минзәләдән Казанга алып китте.
Тик бер бәхетең булмагач, булмый икән ул. Шәһәр безне колач җәеп каршы алмады. Кешегә хезмәтче булып та эшләдек, бер генә пычрак эштән дә куркып тормадык. Артыннан йөри торгач, апабыз икебезне дә заводка урнаштырып куйды.
Озак та үтмәде, мин бер егет белән очраша башладым. Биектау ягыныкы иде ул. Карап торышка ис китәрлек булмаса да, үзенә тарта торган бер мөлаемлыгы бар. Аңа өзелеп гашыйк булдым. Ә ул исә, мине ташлап, сеңлемә өйләнеп куйды. Күз алдына китерәсезме ниләр кичергәнемне? Тик сер бирмәдем, ничек тә бу хисләрне онытырга теләп яшәдем. Тора-бара туганым белән аралар ерагайды. Апабыз да Чувашстанга кияүгә китеп барды. Бер ялгызым калдым. Нурисламнан башка бер кешене дә ярата алмадым. Шулай гомер уза торды. Утыз яшемне тутыргач, мине димләп кияүгә бирделәр.
Тик парлы тормыш озак бармады. Улыма 2 яшь тулгач, ирем фаҗигале төстә үлеп китте. Тагын ялгызым утырып калдым. Ярый әле, күршедәге Мәрзия апа ярдәм кулы сузды. Ул минем баламны карап торырга риза булды. Эшкә чыктым. Баламны кеше итим дип көн-төн эшләдем. Тик үсеп буйга җиткәч, ул да өметләремне акламады. Башта бер кыз белән яши башлады. Аннары аны ташлады да өйгә марҗа алып кайтты. Монысы белән язылыштылар. Ә ул бик акыллы хатын булып чыкты. Өйдәге мөлкәтнең яртысын үзе белән алып чыгып китте. Гомер буе эшләп алган фатирымннан да өлеш чыгарырга туры килде. Аптырагач, улымны куып чыгардым.
Әмма күрәселәр алда булган икән әле. Әллә никадәр банктан кредит алган булып чыкты ул, миңа шуларны түләргә туры килде. Суд приставлары, түләмәсәгез, фатирыгызны алабыз, диләр. Ничек инде урамда калыйм ди? Әле дә пенсиямнән бурыч түлим. Улымның кайдалыгын белгән кеше юк. Бер пенсия акчасы гына җитмәгәч, идән юарга эшкә урнаштым. Шулай итеп картлык көнемдә дә тынычлыгым юк. Әллә инде берәрсе рәнҗедеме икән миңа? Башкаларның бер ягы китек булса да, башка ягы түгәрәк. Ә минем узган юлым гел хәсрәтләрдән, күз яшьләреннән тора. Үлгәнче, бәхетле көннәрем булырмы икән?
Фәүзия ХАЛИКОВА
Нет комментариев