Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Алексеевск чаң чыңлавы”нда булдык

Июнь аеның беренче атнасында Чирмешән храмнары прихожаннары, рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары һәм районыбыз казаклары Алексеевск поселогының изге Алексий храмы янында үткән “Алексеевск чаң чыңлавы – 2019” XVII чаң чыңнары фестивалендә катнаштылар.

Елдан-ел әлеге храм православ татарстанлыларны һәм Россиядән, Белоруссиядән, Украинадан чаң кагучыларны, дин һәм халык музыкасы, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективларын магнит сыман үзенә тартып тора. Быелгы фестивальнең темасы – “Изге Русь яклаучысы һәм  калканы” (“Покров и щит Руси святой”).

Бәйрәм Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан хәер-фатихасы һәм аның катнашында гыйбадәт кылу белән башланып  китте.

Халыкны Татарстан  Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

Матур,  күңелләрне рухландыручы бәйрәм  төнгә кадәр дәвам итте. Төрле шәһәрләрдән һәм районнардан килгән  аерым җырчылар, ансамбльләр һәм казак хорлары башкаруында Русь изгеләре - Серафим Саровский, Сергий Радонежский, Николай-Чудотворец, Архангел-Михаил хакында җырлар яңгырады.

Ә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән чаң сугу осталары Ватанның лаеклы уллары, даһи полководецлар – Александр Суворов, Федор Ушаков һәм Ватанны саклаучы башкалар хөрмәтенә чаң чыннары яңгыраттылар.

Һәрвакыттагыча, бәйрәм программасында халык һөнәрләре, кул эшләре белән “Шәһәр осталары” (“Город мастеров”) ярминкәсе эшләде. Сәүдә рәтләрен Алексеевск нәфис туку фабрикасы эшләнмәләре, җитеннән, йоннан һәм ефәктән эшләнгән кул эшләре, агач сувенирлар, гжель бизәкле фарфор, антиквар әйберләр бизәде. Иске стиль белән ясаган “Рус ызбасы”, “Гончар” музее һәм тимерчеләр үз тирәләрендә күп халык җыйдылар.

“Балалар мәйданчыгы” проекты янында балалар  өчен күңелле чаралар  оештырылды. Храм янында ашханә эшләп торды. Бу көнне бар җирдә милли  киемнәрдән киенгән халыкны очратырга мөмкин иде.

Алексеевскидагы фестиваль, Никольскидагы Каравон һәм Алабугадагы “Спасс ярминкәсе” кебек, республиканың православ кешеләрен үз тирәсенә җыйды, очраштырды. Менә шундый чараларда рус халкының иң яхшы традицияләре буыннан буынга күчә.

Валентина Меркулова,

“Рус  милли-мәдәни  берләшмәсе”нең  җирле бүлекчәсе әгъзасы.

Алексеевские перезвоны фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X