Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Зәйнәб Фәрхетдинова түләүсез зур концерт куя

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнен Азнакайда бәйрәм итәчәк. (Казан, 31 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнендә - 17 августта якташлары өчен Ык буенда зур концерт куярга җыена. «Бәешле болыннарында концерт кую Зәйнәбнең күптәнге хыялы иде. «Алтын юбилее»...

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнен Азнакайда бәйрәм итәчәк.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнендә - 17 августта якташлары өчен Ык буенда зур концерт куярга җыена. «Бәешле болыннарында концерт кую Зәйнәбнең күптәнге хыялы иде. «Алтын юбилее» көнендә без аның бу хыялын тормышка ашырырга уйладык. Татарстанның Азнакай районы хакимияте белән килешеп, Ык елгасы буенда, ачык һавада халык өчен зур бәйрәм ясыйбыз. Азнакай районыннан чыккан сәнгать әһелләре катнашында концерт, соңыннан яшьләр өчен дискотека булачак, салютлар атылачак», - дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына җырчының хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов.
Концерт 17.00 сәгатьтә башлана, керү - түләүсез.
http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18158

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Зәйнәб Фәрхетдинова