Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үз-үзегезне саклагыз

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идәрәсе Чистай инспекторлык бүлегенең кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә. Тәүлек әйләнәсендә җылы температура булу нәтиҗәсендә елгаларда һәм сулыкларда боз катламының структурасы кискен үзгәрергә мөмкин. Язгы чорда су басу куркынычы булган торак пунктларда яшәүчеләр алдан ук үз...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идәрәсе Чистай инспекторлык бүлегенең кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.


Тәүлек әйләнәсендә җылы температура булу нәтиҗәсендә елгаларда һәм сулыкларда боз катламының структурасы кискен үзгәрергә мөмкин.

Язгы чорда су басу куркынычы булган торак пунктларда яшәүчеләр алдан ук үз хәвефсезлеген кайгыртырга һәм су ташу вакытына җитәрлек азык-төлек һәм эчәргә яраклы су запасы булдырырга тиешләр. Шулай ук йорт хайваннарын һәм кошларны күчерү өчен урыннарны сайлап әзерләп куярга кирәк.

Сулыкларда бозның ярга терәлеп торган җирендә эреп ачылган урыннар, ә боз өстендә бәкеләр барлыкка килә. Алар яныннан узганда бик сак булырга, мөмкин булса, яктан әйләнеп үтәргә кирәк.

Боз өстеннән төркем белән барганда бер-береңнән 5-6 метр ара калдырырга, алда баручыларга яки боз астына төшеп китүчегә ярдәм кулы сузарга әзер булу мөһим. Боз эреп ерганак, түбәнлек барлыкка килгән урынны нәрсә белән булса да (агач ботаклары, таяклар һ.б.) киртәләп кую яхшы.

Берәрсенең ярдәм сорап кычкырганын ишетсәгез аны коткарырга тырышыгыз һәм 01 яки 112 телефоны буенча хәбәр итегез. Бәла булган вакытны һәм урынны, шулай аның нинди характерда булуын да әйтергә онытмагыз.

Сорауларыгыз белән эш көннәрендә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Чистай шәһәре, Фрунзе урамы, 97А. 8дән 17 сәгатькә кадәр. Тел/факс 8(84342) 5-25-39.

Алексей Тарасов,
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең Чистай инспекторлык бүлекчәсе дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Язгы чорда су басу куркынычы