Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа законнар – башка суммалар

2013 елның 1 январеннән узган елда кабул ителгән законнарның кайберләре үз көченә керде. Шуларның берсе - "Хезмәт хакының минималь күләме турында" (№232-ФЗ, 03.12.2012 ел). Ул 2013 елга минималь хезмәт хакының күләмен 5205 сум итеп билгели (4611 сум иде). Икенче федераль закон (№243, 03.12.2012 ел) 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән...

2013 елның 1 январеннән узган елда кабул ителгән законнарның кайберләре үз көченә керде.

Шуларның берсе - "Хезмәт хакының минималь күләме турында" (№232-ФЗ, 03.12.2012 ел). Ул 2013 елга минималь хезмәт хакының күләмен 5205 сум итеп билгели (4611 сум иде).

Икенче федераль закон (№243, 03.12.2012 ел) 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 243 санлы законга үзгәрешләр кертә.

Аның нигезендә шәхси эшмәкәрләр 2013 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәрне 32479 сум 20 тиен күләмендә түләргә тиеш булалар (5205 сум х 2 тапкыр 26% х 12 ай). Мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына эшмәкәрләрнең иминият кертемнәре бер елга 3185 сум 46 тиен тәшкил итәчәк. Ә иминият кертемнәренең гомуми суммасы эшмәкәрләр өчен 35664 сум 65 тиен булачак.

Шул ук федераль закон зарарлы һәм авыр хезмәт шартларында эшләүче иминиятле затлар файдасына түләүләрне һәм бүләкләүләрне күздә тота.

Иминиятләнүчеләрнең аерым категориясенә хезмәт пенсиясенең иминият өлешен финанслауга кертемнәрнең өстәмә тарифлары билгеләнде.

Гөлфия Гыймранова,
РФ Пенсия фондының район идарәсе
начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined минималь хезмәт хакының