Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Урманнарга кермәгез

Соңгы көннәрдә яңгырлар явып һава температурасы бераз түбәнәйсә дә, янгын куркынычы кимеми, гадәттән тыш хәл режимы саклана. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш үткәрелгән утырышында да сүз бу хәлгә игътибарны киметмәү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге хакында барды. Республикада янгын куркынычы 5 класска җиткән....

Соңгы көннәрдә яңгырлар явып һава температурасы бераз түбәнәйсә дә, янгын куркынычы кимеми, гадәттән тыш хәл режимы саклана.


ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш үткәрелгән утырышында да сүз бу хәлгә игътибарны киметмәү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге хакында барды.

Республикада янгын куркынычы 5 класска җиткән. Күрше Башкортостан республикасы, Пермь, Оренбург, Самара өлкәләрендә урманнар яна. Бездә дә шундый бәла-каза килеп чыкмасын өчен, көннәрнең коры һәм һава температурасының югары булуы сәбәпле, урманнарга керү катгый тыела. Бу хакта халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Кырларда саламга ут төртү дә зур куркыныч тудыра.

Сентябрь аенда да һава температурасы нормадан югары, явым-төшем аз булачак, диләр гидрометеорологлар. Шуның өчен уяулыкны югалтмаска, игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined янгын куркынычы