Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Уфа "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесен кабул итә

Фото: Рамиль Гали Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашачак. (Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Башкортстан башкаласы Уфада "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесенең финал этабы уза. Бәйрәм тамашасы шәһәрнең "Башкорстан" концертлар залында 18 сәгатьтә башланачак. Халыкара бәйге кагыйдәләре буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә...

Фото: Рамиль Гали

Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашачак.

(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Башкортстан башкаласы Уфада "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесенең финал этабы уза. Бәйрәм тамашасы шәһәрнең "Башкорстан" концертлар залында 18 сәгатьтә башланачак.

Халыкара бәйге кагыйдәләре буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә уза. Былтыр Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңгән иде. Шуңа күрә быелгы бәйгене Уфа кабул итә.

Хәзер "Башкортстан" концертлар залы сәхнәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашырга әзерләнә: алар туган телне, гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын белүләрен күрсәтергә һәм төрле сынаулар узарга тиеш була.

Финалда ярышучы кызлар башта үз төбәкләрендә сайлап алу турларында җиңгән. Ярымфинал этабы исә Казанда 20-23 сентябрь көннәрендә үтте. Финалда 12 кыз ярыша - Əлфия Садыйкова (Əстерхан өлкәсе), Регина Равилова (Башкортстан Республикасы), Сеит-Əблаева Адэль (Кырым Республикасы), Гөлназ Сәлташева (Ленинград өлкәсе), Динара Искәндәрова (Оренбург өлкәсе), Назлыгөл Насыйрова (Удмуртия Республикасы), Диана Бакирова (Свердловск өлкәсе), Гөлназ Гатина (Татарстан Республикасы), Алсу Халимдарова (Ульяновск өлкәсе), Рузалина Туктарова (Чиләбе өлкәсе), Розалия Исхакова (Казахстан), Диана Авернина (Мәскәү). Финалда җиңгән татар кызына күчеп йөри торган таҗ һәм кыйммәтле бүләк биреләчәк.

Бәйгенең махсус кунагы - Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова булыр дип көтелә. Бәйрәмдә шулай ук татар сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Тамашаның сценарий авторы - Ландыш Әбүдәрова.

Бәйгене тамаша кылырга килгән кунаклар арасында Алтай өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Казахстаннан вәкилләр бар.

"Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелеп килә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды.

Бәйгенең төп максаты - халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән

tatar-inform.tatar

Безнең сайтта укыгыз:

Лениногорск районы кешесе Чирмешәндә берәүне ике тапкыр талаган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17873

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татар кызы 2017 халыкара бәйгесен кабул итә Уфа