Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Теш сызласа нишләргә?

Түбәндәге киңәшләрне саклап куегыз.

Теш сызлау күпләргә таныш. Туктаусыз дәвам иткән бу авырту үзәкләргә үтә бит ул... Теш табибына барырга вакытыгыз булмаса, сызлауны түбәндәгечә басарга мөмкин.

Теш сызлый башлагач, тиз генә табибка күренү мөмкинлеге булмаса, авызны бер стакан җылы суга бер бал калагы сода салып чайкатырга.

Шулай ук теш сызлавын гап-гади канәфер басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылырга тиеш.

Авыз эчен эвкалипт, ромашка, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкасаң да файдасы тияр.

Камфора, пихта, канәфер маена мамык яисә марляны манып, 15 минутка сызлаган тешкә куярга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев