Бүген, 26 мартта, көньяктан килгән циклон Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк. Температура фоны бераз төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.
Алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы фаразлана. Явым-төшем 3 миллиметрдан 8 миллиметрга кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.
Җил юнәлешен көньяктан төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 3-8 метрдан 7-12 метрга кадәр артачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Тәүлекнең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Нет комментариев