Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

​Татарстанда 1 июльдән ТКХ тарифлары артачакмы?

Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнәчәк. Конкрет коммуналь хезмәт күрсәтүгә тарифны арттыру чик дәрәҗәдән югарырак та, түбән дә булырга мөмкин, әмма төбәк буенча уртача алганда коммуналь түләүләр билгеләнгән чиктән күбрәк үсә алмый. Татарстанда ул, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 4% тәшкил итә.

Халыкка сату өчен сыекландырылган газга ваклап сату бәясе (газ китерү буенча транспорт чыгымнары бәясен исәпкә алмыйча) 3% ка — 1 сум/кг өчен 29,49 сумнан 30,37 сумга кадәр артачак.

Бүгенге көндә халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 5,72 сум/куб.метр тәшкил итә. Газга ваклап сату бәяләре, тиешле чорга РФ Социаль-икътисадый үсеш фаразы нигезендә билгеләнә торган газга күмәртәләп сату бәяләрен яңадан карау белән бергә, бер елдан да ким булмаган вакытка раслана. Хәзерге вакытта табигый газга күмәртәләп сату бәясе яңадан каралмаган дип ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында аңлаттылар.

Казанда «Татэнерго» АҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергия бәясе 3,9% — ка артачак.

Газ плитәләре булган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен бер ставкалы тариф булган очракта, электр бәясе 1 кВт өчен 3,78 сумнан артачак. Бу 3,93 сум тәшкил итә.

1 июльдән ТРның көнбатыш зонасында гына каты көнкүреш калдыкларын чыгару тарифы бер кубометры өчен 4% ка 380,50 сумга кадәр, көнчыгыш зонасында шулай ук 4% ка 380,52 сумга кадәр артачак.

Апрель аенда Дәүләт Думасында ТКХ хезмәтләре өчен түләү индексациясе дәрәҗәсен туктатырга тәкъдим иттеләр. Июнь башында бу инициативага төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев игътибар итте. Ул тарифларны күтәрүне гамәлдән чыгару финансламау белән җитди проблема барлыкка килүгә китерәчәк дип кисәтте.

Әгәр индексация булмаса, бары су һәм җылылык буенча гына да төшеп калучы керем 300 млрд.сум тәшкил итәргә мөмкин дип элегрәк Төзелеш Министрлыгында хəбəр иттелəр. Хәзерге вакытта туңдыру турында бернинди карар да кабул ителмәгән.

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев