Әлегә 49361 тонна бөртек суктырылган, гектар көче уртача – 37,1 центнер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 30 августка алынган мәгълүматлар буенча, бөртеклеләр 13296 гектар мәйданнан җыеп алынган, бу – тиешленең 64 проценты.
Язгы чәчү эшләре исә 9135 гектарда башкарылган, чәчкечләр тиешле мәйданнарның 61,1 процент өлешеннән узган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 96,4, “БИО-АГРО”да -71,4, “Сөлчә”дә 34 процент.
Район хуҗалыкларында көздән барлыгы 41155 гектар җир эшкәртелергә тиеш, әлегә бу эш моның 20 процент өлешендә генә башкарылган.
Нет комментариев