Иске Сережкино буасын ремонтладылар
Безгә язалар

Иске Сережкино буасын ремонтладылар

Иске Сережкинода зират авылдан 1 километр ярым ераклыкта урнашкан.

Анда бару юлы аша сазлыктан агып чыккан инеш ага. Шунлыктан авыл кешеләре монда торба куеп, үзенә күрә бер буа ясап куйдылар.

Авылда туып үскән Константин Илюхин аның өстенә вак таш җәйде. Әмма вакыт узу белән, буа “утыра башлады”.

2025 елда халык үзсалым акчаларына бу корылманы төзәтергә булды. Әлеге идеяне күтәреп алган һәм шушы эшне оештырырга ярдәм иткәне өчен, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингуловка рәхмәт.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев