Югары Кәминкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына быел өч малай укырга керә.
Гомумән, монда 1-9 сыйныфларда, барлыгы 17 бала белем алачак. Аларны ун педагог укыта.
Югары Кәминкәдә үткән халык җыенында Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев үз чыгышында шундый саннар да атады. Балалар бакчасында ике бала тәрбияләнә икән.
Ни кызганыч, җирлектәге өч авылда: Югары Кәминкәдә, Керкәледә, Кызыл Ярда быел бер генә бала да тумаган. Шул вакытта тугыз кеше гүр иясе булган.
-“Ильхан”да 42 кеше эшли. Әлеге җәмгыять фермасында 1647 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 836сы – савым сыеры. Шәхси хуҗалыкларда исә 175 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 16сы – савым сыеры, атлар – 7әү – диде Мингали Нургали улы.
Быел югарыкәминкәлеләр яхшы юллы булачак. Бүген мондагы Дружба урамында һәм Совет урамы башына җитәрлек итеп 820 метр арадагы юлга капиталь ремонт ясала, анда асфальт түшәләчәк. Дружба урамы юлы буена нефтьчеләр ярдәме белән 300 төп утыртылган нарат үсентеләре дә киләчәктә авылны бизәр.
Район башлыгы Рамил Айбатов та катнашкан авыл җыенында Керкәледә кибет кирәклеген әйтүчеләр булды. Почта элемтәсе эшчәнлегенә кагылышлы гозер-үтенеч тә актуаль.
Җыенда тыл хезмәтчесе Минасия Ризвановага (аның туганына) һәм хисапчы булып эшләүче Ландыш Вафинага исемнәре республиканың Электрон Мактау тактасына кертелүе хакында сертификатлар тапшырылды.
Нет комментариев