Иске Элмәленең Чернышевский урамында хыяллар чынга ашкан
Безгә язалар

Иске Элмәленең Чернышевский урамында хыяллар чынга ашкан

Хатынымның хыялы тормышка ашты - Иске Элмәле авылының Чернышевский урамында, ниһаять, яхшы юл ясадылар.

Һәркемнең күңелендә даталарга гына түгел,  исләргә һәм авазларга нигезләнгән хатирәләр бардыр. Минем балачакта Иске Элмәледә төтен һәм дымлы агач исе аңкый иде: ярылган яңа утын исе, аны «Дружба-2» кул пычкысы белән кисәләр. Ул чинаганда, әйтерсең, авыл үзе авыр сулап куя.

Мин монда узган XX гасырда тудым һәм үстем. Ул вакытта безнең өйдә газ да, суүткәргеч тә юк. Мичтә пешерә идек, утынны ел буена җитәрлек  әзерлисе. Әйткәнемчә, аны кул пиласы белән кистек, бу искиткеч авыр эш: тискәре, каты агач – имән яки өрәңге эләксә, бөтеләй инде. Әмма безнең өчен бу барыбер бәйрәм сыман иде. Су алырга ерганакка барулар – анда коелар бар иде, аларны ел саен ләмнән чистарталар. Шунда мунчалар да төзегәннәр. Аларга таба сукмак текә, ә чиләкләр авыр. Суны көянтә белән ташыйбыз, һәм бу безнең зурларча кечкенә эшебез иде. Җәй көне урамда - тузан, яңгырдан соң барысы да үтә алмаслык сазлыкка әйләнә. Шунда: «Монда танк белән дә йөри алмыйсың», - диләр иде.Мин монда узган XX гасырда тудым һәм үстем: фото Сергей Селиванов

Шулай да балачак күңелле һәм кызык булды. Без күлләвекләрдә яланаяк йөгердек, көймәләр йөздердек, пычракны да, салкынны да сизми идек. Бала өчен теләсә нинди күлләвек – елга, ә теләсә нинди чокыр – бөтен бер өйрәнелмәгән дөнья.

Ә 1989 елның апрелендә мин хатынымны отпукага Иске Элмәлегә алып кайттым. Без ул вакытта өйләнешкән генә һәм төньякта, Томск өлкәсендә яши идек. Ул безнең Чернышевский урамына беренче тапкыр аяк баскач, пышылдап  кына: "Монда юл юк, ничек йөрергә?», диде. Аның сүзләре шелтә сыман яңгырады. Һәм алар истә дә калды. Шуннан соң 40 елга якын вакыт узды. Һәм менә быел бу юлны, ниһаять, ясадылар. Хатынымның хыялы тормышка ашты. Хәзер аннан җәяү дә, машина белән дә иркенләп йөреп була. Газ һәм суүткәргеч бар - авылга цивилизация килде. Иске йортлар да калмады диярлек, һәркайда заманча уңайлыклар. Ләкин минем абыем Леонид Петрович Микушовның йорты сакланып калган. Ул музей кебек – тыштан да, эчтән дә. Анда искә төшерер нәрсәләр бар, һәм бу бик истлекле.

Шундый үзгәрешләр өчен район хакимиятенә һәм юлчыларга рәхмәт әйтәсе килә: фото Сергей Селиванов

Сергей Селиванов, Иске Элмәле - Казан.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев