Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Синоптиклар елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде

Яңа елга каршы төнге һава температурасы аязганда -14 градуска кадәр җитәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде. 30 декабрьдә болытлы һава, урыны белән җепшек кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә иң түбән...

Яңа елга каршы төнге һава температурасы аязганда -14 градуска кадәр җитәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде.

30 декабрьдә болытлы һава, урыны белән җепшек кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә иң түбән температура -2 градус булса, көндез иң югары температура +2 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

31 декабрьдә алмашынучан болытлы һава саклана. Урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исә. Төнлә минималь температура -4..-9 градус булса, аязганда -13 градуска кадәр җитә, көндез -2..-7 градус булачак. Юлларда бозлавык.

Яңа елга каршы төндә урыны белән кар явачак, минималь температура -5..-10, аязганда -14 градуска кадәр салкын булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X