Синоптиклар атна ахырына яңгыр фаразлый, бераз салкынайта
Белеп торыгыз

Синоптиклар атна ахырына яңгыр фаразлый, бераз салкынайта

Бүген республика территориясендә яңгыр һәм көчле җил булу ихтималын хәбәр иткән иде. Термометр баганалары көндез +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Киләсе ике көндә, 4 һәм 5 майда, төбәк җылы һава массасында урнашачак. Төнлә 6-12 градус, ә көндез 20-26 градус җылы була. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразы буенча, шимбә көнне, 6 майда, төньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән яңгыр көтелә, һава температурасы көндез +17дән +22 градуска кадәр күзәтелә»,-дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Татар-информ

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев