Чирмешән районында быел 86 сукбай эт тотылган
Проблема бар

Чирмешән районында быел 86 сукбай эт тотылган

Соңгы вакытларда районда сукбай этләр күбәюеннән зарланучылар арткан. Әлеге проблеманы хәл итү максатында сентябрь һәм октябрь айларында 24 хуҗасыз эт ауланган.

Районында караучысыз калган хайваннар мәсьәләсе планлы рәвештә һәм закон нигезендә хәл ителә. Быел район үзәге һәм авыллары урамнарыннан 86 сукбай  эт тотылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сүзләренчә, бу эшне махсус оешма - Димитровград эшкуары башкара. Район белән аның арасында килешү төзелгән.

- Этләрне тоту гаризалар нигезендә оештырыла. Әгәр дә сукбай эт күрсәгез, авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Ә җирлек башлыгы район башкарма комитетына рәсми гариза юллый. Шуннан соң гына тоту төркеме килә, - дип аңлатты Илнур Җамалетдинов. – Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Кармыш, Чирмешән авыл  җирлекләреннән гаризалар керде, киләсе атнада махсус төркем аларда эшләячәк.

Быел район үзәге һәм авыллары урамнарыннан 86 сукбай  эт тотылган: ИИ фото

Ел дәвамында этләр тотучы төркем Чирмешән, Лашман, Иске Кади, Иске Үтәмеш, Кармыш авыл җирлекләрендә хуҗасыз этләрне аулаган.

Искәртеп үтәбез: әлеге хайваннар Димитровград шәһәрендәге махсус пунктка озатыла. Анда белгечләр алар белән гамәлдәге нормалар нигезендә эш итә.


Нет комментариев