Туймәттә туып үскән Габделхак Галимовның шигырьләр җыентыгы дөнья күргән
Безгә язалар

Туймәттә туып үскән Габделхак Галимовның шигырьләр җыентыгы дөнья күргән

Күптән түгел без мәрхүм туганыбыз Габделхак абый Галимовның “Сагынып кайтам туган җиремә” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсендә булдык. Чара Казанда узды.

Аны авылдашыбыз – Казан шәһәре “Чирмешәнлеләр” якташлык җәмгыяте рәисе, Казан халык һөнәри сәнгать техникумы директоры Раушания Сәүбанова оештырды. Дистә еллар чормада тузан җыеп яткан кулъязмаларны китап итеп бастыручы да ул. Рәхмәт аңа.

Авылдашыбыз Айнур Кәримов язмаларны аңарга тапшыргач, шундый зәвыклы басма күрербез дип өметләнмәгән дә идек. 295 битле китапта авторның йөзләгән шигыре урын алган. Әлеге җыентыкны туплауда һәм цифрлаштыруда район үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчеләре зур техник ярдәм күрсәтте.

Туган авылына гашыйк Раушания Сәүбанова Ajnj^ Зөһрә Галимова

Кичәгә конгресс делегатлары, журналистлар, музыкантлар, җырчылар чакырылган иде. Кунаклар арасында Свердловский, Оренбург, Ульян өлкәләреннән һәм Татарстанның күп районнарыннан журналистлар килгән.

Раушания Кыяметдин кызы кичәне ачып, Габделхак абыйның тормыш юлы белән таныштырды. Кичәне конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи алып барды. Безгә дә сүз бирделәр. Журналистлар һәм килгән кунаклар Габделхак абыйның шигырьләрен сөйләде. Шигырьләр моңлы җырлар белән үрелеп барды. Туган авылына гашыйк Раушания Сәүбанова – “Туймәтем”, газиз әнисенә багышлап, “Әнием” җырларын башкарды.

Шушы матур чараны оештырып, абыебыз иҗаты белән күпләрне таныштырган өчен, авылдашыбызга зур рәхмәт.

Зөһрә Галимова. Туймәт авылы.


Нет комментариев