Чирмешән һәм Камышлы районы мәдәният хезмәткәрләре “Дуслык күпере”ндә очрашты
Безнең районда

Чирмешән һәм Камышлы районы мәдәният хезмәткәрләре “Дуслык күпере”ндә очрашты

Бәркәтә авылы мәдәният йорты кабат кунаклар җыйды, ул зур мәдәни вакыйга үзәгенә әверелде.

Биредә “Мәдәният учреждениеләрендә проект эшчәнлеге: Теория. Методика. Практика” дигән I Төбәкара семинар-практикум узды. Чара Самара өлкәсенең Камышлы районы белән Чирмешән районын берләштергән “Дуслык күпере” проекты кысаларында үткәрелде. Көн районның мәдәнияте һәм авылның үзенчәлекле колориты белән танышудан башланды.

Камышлы районының мәдәният хезмәткәрләрен иң элек район үзәгендәге мәдният оешмалары белән таныштырдылар. Кунакларга туган як тарихы музее заллары буенча экскурсия үткәрделәр, балалар сәнгать мәктәбендә дә булдылар.

Көн районның мәдәнияте һәм авылның үзенчәлекле колориты белән танышудан башланды: Кадрия Гамирова фотосы

-Без Чирмешән районы белән күптәннән дус, сезнең мәдәният эшен күзәтеп барабыз һәм үзебез өчен бик күп файдалы әйберләр алабыз. Сездә, проект эшчәнлеге буенча эш бик алга киткән, - диде  Камышлы районы хакимиятенең мәдәният, спорт, туризм, яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резеда Төхвәтшина. - Мин сездә беренче тапкыр гына түгел, Бәркәтәдә “ӘЙДӘ” лагере ачылышында булган идем һәм монда үз коллективымны алып килеп, башкаларның ничек эшләвен үз күзләре белән күрүләрен теләдем. Бүген бу хыял чынга ашты.

Бәркәтә мәдәният йорты укыту мәйданчыгы гына түгел, ә чын мәдәни тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде: Кадрия Гамирова фотосы

Бәркәтә мәдәният йорты укыту мәйданчыгы гына түгел, ә чын мәдәни тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде. Семинар кунаклары яңа белемнәр үзләштерү белән генә чикләнмичә, авылның рухын да тоя алдылар.  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, грант конкурсларының федераль эксперты, “Бердәмлек” социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәге директоры Софья Хәсәнова катнашучыларга уңышлы проектлар мисалларында кыю идеяне грант конкурслары жюриена ничек итеп тәкъдим итәргә кирәклеген аңлатты.

Игътибар үзәгендә иң актуаль мәсьәләләр: кискен социаль проблеманы ничек табу, аны ачык һәм ышандырырлык проект гаризасына әверелдерү, бюджетны дөрес төзү, сметаны исәпләү һәм ышанычлы партнерларны җәлеп итү булды.


Нет комментариев