Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый
Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә. РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый. 7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер...
Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый.
7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер көн алдарак - 6 гыйнварда бирәчәк.
Пенсияләрне китерү хезмәте исә гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.
Россиядә 1-8 гыйнвар көннәре Яңа ел бәйрәме яллары итеп билгеләнү сәбәпле, Пенсия фонды бүлекләрендә гражданнарны кабул итү туктатылып тора. 5 гыйнварда гына 9.00-12.00 сәгатьләрдә дежур кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Ул гыйнварның бәйрәм ялларында вафат булган эшләмәүче пенсионерны җирләү өчен социаль пособие түләү хезмәтен күрсәтәчәк.
saby-rt.ru фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев