Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Ноябрьнең иң уңышлы билгеләре кемнәр булачак?

Быелгы ноябрь һәркем өчен имин булырга тиеш, дип ышандыра астрологлар. Ә кайберәүләргә аеруча уңыш елмаячак икән.

Үгезбозау ноябрьнең 16сына кадәр бигрәк тә бәхетле булмакчы. Ул катлаулы карарларны җиңел кабул итәчәк, негатив уйлардан арыначак. Кәефе күтәренке булыр Үгезбозауның, шул ук вакытта күңел тынычлыгы килер. Мөһим эшләрдә лидер булырга аңа барлык мөмкинлекләр ачылмакчы.

Кысла — бу ноябрьнең иң уңышлы билгесе. Ул күпләрне сокландырыр, игътибар үзәгендә булыр. “Тормыш сәхнәсенә” чык, Кысла! Бу билге зарланудан да туктар, эгоизмга да тартылмый башлар. Табигый тискәрлеге дә башкаларга начарлык китермәячәк. Аңа кыю рәвештә алга атлап, төрле өлкәләрдә җиңүләр яуларга гына кирәк.

Балыкка да ай буе уңыш елмаячак. Айның беренче яртысында кечкенә җиңелүләр булса да, алар югарыда калыр. Сайлаган юлыңнан тайпылма, Балык, максатыңнан баш тартма. Яңа белем алу уңышлы булыр. Йолдызлар бу билгегә яңа телләр өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга, теория белән танышып, аның тәҗрибәдә кулланырга куша.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев