Мәетләрне нишләп Чирмешәндә генә ярмыйлар?
Тормыш бит, кемдер олыгаеп, кемдер авырып яки көтмәгәндә үлеп китә. Мәетне озату, билгеле, мәшәкатьле, җитмәсә аны, элеккеге кебек, һаман каядыр алып барырга, ярдырырга – судмедэкспертиза үткәрергә туры килә. Машина табасы, озатып барасы, чыгымнары...
Сорау шул: мәетләрне нишләп Чирмешәндә генә ярмыйлар? Бинасы да төзелде, белгеч тә укыттылар бит.
Бу уңайдан район үзәк больницасы паталогоанатомы, хирург Илья Анисимов түбәндәгечә җавап бирде:
-Район үзәгендә паталогоанатомик яру үткәрелә. Ләкин мәетнең үлеме сәбәбен ачыкларга кирәк булган очракта, полиция хезмәткәрләре суд-медицина экспертизасы билгели, шуңа мәетне Әлмәткә алып барырга туры килә. Бу бездән тормый, ә югарыдагы инстанцияләр карары, таләбе.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев