Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үләр алдыннан бер генә сүз язып калдырган…

Үсмерләр арасында фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы, 20 яшьлек Екатерина Александровская фаҗигале һәлак булган.

Ул Мәскәүдә алтынчы кат тәрәзәсеннән сикергән. Бу узган төндә 1905 ел урамында булган. Мәетне тәрәзә астыннан табып алганнар.

Соңгы елларда Александровская Австралия өчен чыгыш ясады, әмма Русиядә күп шөгыльләнде. 2011 ел ахырына кадәр кыз ялгыз чыгыш ясаган, 2012 елдан парлы шууда йөри башлаган. 2017 елның кышында фигуралы шуу остасы юниорлар арасында дөнья чемпионы булды.

Соңгы вакытта спортчы озак вакытлы депрессиядән интегә. Эш шунда ки, аның уңышы 2017 елга туры килгән, ул Австралиядә яшәгән һәм парда Харли Уиндзор белән чыгыш ясаган. Тик соңыннан кыз Канадага күчеп килә, тик анда имгәнә һәм Русиягә әйләнеп кайта, дип хәбәр итә «112» телеграм-каналы.

Мәскәүдә Екатерина үзен телешоуда сынап карый, тик карьера ясый алмый. Спортчы психологларга мөрәҗәгать итә, әмма алар аңа нәтиҗәле ярдәм күрсәтми.

Өстәлдәге кәгазьдә спортчы бер сүз генә язып калдырган: «Яратам».

Чыганак: Кызыл Таң

фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев