Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әлфинур Гыйләҗева: “Көнгә 40 пирог пешергән чаклар булды”

Һәр авылның аш-суга оста хатын-кызлары була. Элегрәк алар өйдән өйгә йөреп, ашларга табын әзерли торган булган.

Заманалар үзгәрә, күпләр камыр ризыгын кибеттән сатып алуны кулайрак күрә. Ә менә Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Әлфинур апа Гыйләҗева туганнарын гына түгел, якын-тирә район, авылларны яңа гына табадан төшкән, телеңне йотарлык камыр ашлары белән сыйлый.

Әлфинур апа төп чыгышы белән Кошман авылыннан, гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгән. Үзенә хәзер 63 яшь. 1975 елда Борындык авылына килен булып төшкән ул.

– Мин бу йортка 19 яшемдә алтынчы кеше булып килдем, – дип хәтер йомгагын сүтте яңа танышым. – Төп йортта каенана белән каената, каенананың апасы, ирем Гомәр, аның өйләнмәгән энесе бар иде. Каенанам белән 30 ел бергә яшәдек, аш-суга бик оста кеше иде. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем. 

Әлфинур апа белән Гомәр абый өч кыз тәрбияләп үстерә. Бүген өчесе дә гаиләле. Олысы Гөлнара – Бортас авылында, уртанчы кыз Гөлүсә – Яшел Үзән районының Мулла Илендә, кечесе Гөлнур Казанда яшиләр. 

– 6 оныгым бар. Кияүләремнән дә уңдым, – ди Әлфинур апа. 

Ләкин бәхетле йортның ишеген кайгы җиле шакый – 2010 елда, 58 яшендә гаилә башлыгы Гомәр абый бакыйлыкка күчә.

– Хәзерге көндә үзем генә яшим, – дип дәвам итте Әлфинур апа. – Гомәрнең вафатыннан соң, 2013 елда заказга пироглар, юка пешерә башладым. Ашларга, бәйрәмнәргә заказ биреп пешертәләр. Пенсиям аз, 8 мең сум гына. Ә яшәргә кирәк. Сатудан кергән акчаны шул пенсиягә кушып җибәрәм.

– Атнага күпме заказ аласыз?

– Төрлечә була. Мәсәлән, бу атнада җомга көнгә 10 пирог, 3 гөбәдия, 40 юка пешерергә заказ бирделәр. Атна ахырларында гел заказ була. Ураза, Корбан вакытларында шактый җыела.

– Ничә сумга сатасыз?

– Пешерә башлаганда пироглар – 130, юка 30 сумнан иде. Ел саен азык-төлек бәяләре арта бит. Хәзер пироглар – 200, гөбәдия – 450, юка – 50 сум. Табаларым зур, кибетнеке кадәр генә түгел.

Әлфинур апаның кызлары: Гөлнара, Гөлүсә, Гөлнур

– Сезне кем аша, ничек эзләп табалар? 

– Бер кешегә пешереп бирдем дә шуннан китте... Бер-берсенә әйтәләр. Ерак районнардан заказ бирәләр. Казанга киткәндә күчтәнәчкә соратып алалар. Кичә генә ашка 12 юка пешереп бирдем.

– Камыр ризыклары пешерү – җиңел хезмәт түгел. Күпме вакыт кирәк?

– Күңелеңне бирмәсәң, ризык уңмый. Камыр бастыңмы, җылысы кирәк, тегесе-монысы. Яшь бала караган кебек карарга кирәк аны. Көнгә 40 пирог пешергән чаклар да булды. Иртәнге биштә тотынып, кичке 5ләргә кадәр сузыла. Мәсәлән, 10 пирог дүрт сәгатьтә әзер була. Камыр басу, ясавы, пешерүе белән бергә.

Биш ел икмәк пешерү цехында, 24 ел урманчылыкта бухгалтер булып эшләгән Әлфинур апа. 

– Укып кына аш-су остасы булып булмый, нәселдән бирелә һәм кулдан килә ул сәләт, – ди Әлфинур апа. – Аннан “тормыш институты”н узарга кирәк. Минем күргәннәрне саный китсәң... Мин килен булып килгәч, озак та үтмәде, 1976 елда яндык. Бер нәрсәсез урамда яшь бала белән басып калдык. Йорт салып кердек, балаларны да үстердек. Каенана-каената белән 30 ел яшәдем. Хәзерге яшьләр каенана белән тормый бит, бергә торганы да акчасын аерым тота, аерым ашый. Мин алай яшәүне күз алдына да китермим. Төп йортка башка шәһәрләрдән иремнең дүрт бертуганы кайта иде. Күп вакыт өйдә 22 кеше булабыз. Мин шуларның барысына аш-су әзерләдем. Ә хәзер? Кая ул...

Күпне күрергә туры килә Әлфинур апага. 17 ел каенатасының апасын карый (13 ел буе сукыр булып утырган – ред.). Аннан каенанасының апасы, бот башындагы сөяге чыгып, йөри алмыйча яткан. Аны да үз йортына алып кайтырга туры килә аңа. 37 яшендә иренең апасы Миләүшә апа үлеп китеп, 4 баласы ятим кала. Ул балаларны да үз канаты астына сыендыра олы йөрәкле ханым. 

– Әлфинур апа, ризыкларыгызның рецепты сер түгелме?

– Рецепты үземнеке, сер түгел, әйтәм.

​​​​​​

Юка пешерү өчен: 1 литр сөткә 7 йомырка, 280 гр сыек май, 1 “люкс” чүпрәсе (бераз сындырып алып калам), 1 аш кашыгы тоз, 2 уч шикәр комы (2 стакан тирәсе), кашык очында гына чәй содасы салам. Пешергәндә духовкадагы грильдә, ялкында пешерәм. Әлеге камырдан 10 юка чыга.

Пирог өчен: башта 4 йомырка, 2 уч шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 140 гр сыек майның барысын бергә яхшылап болгатам. Аннан шуңа 1 литр җылы сөт, 1 “люкс” чүпрәсе салып, камыр басам. Камырны кулга ябышмый башлаганчы, йомшак кына, озак итеп басарга кирәк. Ябышмый башлагач, яңадан 140 гр сыек май өстәп, камырны басып бетерәм. Эчлегенә кара җимеш, өрек салырга мөмкин. Бу камырдан биш пирог чыга.

Автор: Румия Сәйфуллина

akcharlak.com фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлфинур Гыйләҗева 40 пирог

2
X