Илсөя Бәдретдинова: «Илфак, мондый җыр буламыни инде, кит инде моннан?», дигәнем истә»
Филармония концертлар залында татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, күп җырлар авторы Илфак Шиһаповны искә алдылар. Исән булса, аңа 5 апрельдә 50 яшь тулган булыр иде.