Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көтеп ятып эш чыкмый

Еш кына сау-сәламәт кешеләр­нең тормыш авырлыгына зарланганын ишетәбез. Аяк-кул­лары йөреп торса да, күзләре күреп, колагы ишетсә дә, адәм баласына барыбер нидер җитми. Ә менә физик мөмкин­леге чикләнгән Марат белән Алинә яшәү ямен тапканнар.

– Әтием дә,  әнием дә инвалид иде. Әти ике аягы булмаса да, гармун уйнады. 1999 елны аның турында бер газетада матур язма чыккан иде. Үзе хакында язганнарына сөенгән иде. Тик менә йөрәге генә бу шатлыкны күтәрә алмады, шул ук көнне үлеп китте, – дип искә ала Марат Кадыйров. –  Әнием дә оста тегүче иде. Аяклары начар йөрсә дә, бер дә зарланмады. Мине тудырганда авырлык килмәсен дип, табиб­лар әнигә наркозны күбрәк биреп ташлый. Алар әнинең аңга килгәнен көткәндә, минем хакта онытып җибәрәләр. Озак ятып,  нерв системасына зыян килгән.


Марат бер дә тик утырырга яратмый. 2011 елдан бирле Казанның Киров районында урнашкан инвалидлар җәмгыяте җитәк­чесе. Бу эшне ул акчага башкармый. Зарланмый да.


– Бар нәрсәне дә акчага кайтарып калдырып булмый. Шөкер, гаиләм бар. Хатыным Алинә дә –  инвалид. Ике кызыбыз үсеп килә. Энҗегә – 18, Мәдинәгә 4 яшь тулды. Алар сау-сәламәт. Шуңа шатланып яшибез, – ди ул. – Авыру дип тормадык, ничек тә балаларны үстердек. Хәзер менә алар­ның рәхәтен күрәбез. Кечке­нә­сенә кадәр үзенчә ярдәм итә, булышып йөри. Олы кызыма машина алдык. Кирәк җиргә ул йөртә.

 


Марат белән Алинәнең башкарган эшләрен санап бетереп булмый. Быел физик мөмкинлеге чикле балалар өчен 52 бәйрәм уз­дырганнар! Әле кечкенә кызлары йөри торган балалар бакчасында ата-аналар комитетында да эшлиләр икән. Марат “Уңай­лы мохит” программасы буенча җәм­гыять белгече дә булып тора. Иминият фондыннан бирелә торган биләүсәләрне дә таратырга булыша икән.


Инвалидлар декадасы алдыннан күп кенә кешеләргә бәйрәм бүләк итәргә дә өлгер­гәннәр  инде. Башкаладагы театрларга бару мөмкинлеген тапканнар. Барысын да Марат оештырган.


– Булганга сөенәбез, балалар өчен яшибез. Кызларымның дуслары да бик ярата үзебезне. Туган көннәргә килгәч, сезнең әти-әниегез искиткеч дип әйтәләр икән, – ди Марат. – Биргәнне генә көтеп утырып булмый. Әгәр кеше  алма пешеп, авызына төшкән­не көтеп ятса, мүкләнә башлый. Аралашырга кеше булмыйча, усаллана. Дөньядагы матурлыкны күрмәскә әйләнә. Шуңа да мин актив тормыш алып барырга, гел хәрәкәттә булырга тырышам.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев