Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көпчәкләргә акча җитми

Район оешмалары һәм учреждениеләренең авторанспорт чараларына техник кару үткәрү сүлпәнрәк бара. Алмаш өлешләргә акча җитешмәү сәбәпле, кайбер техникалар әлеге сынауны ансат кына уза алмый. "Таттехконтроль" җәмгыяте белгечләре узган атнада "Татавтодор" җәмгыятенең Чирмешәндәге юл участогында берничә автомашинага техник кару үткәрде. Белгечләр Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе машиналарын да тикшерде. Соңгысында әлеге...

Район оешмалары һәм учреждениеләренең авторанспорт чараларына техник кару үткәрү сүлпәнрәк бара. Алмаш өлешләргә акча җитешмәү сәбәпле, кайбер техникалар әлеге сынауны ансат кына уза алмый.


"Таттехконтроль" җәмгыяте белгечләре узган атнада "Татавтодор" җәмгыятенең Чирмешәндәге юл участогында берничә автомашинага техник кару үткәрде. Белгечләр Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе машиналарын да тикшерде.

Соңгысында әлеге имтиханга чагыштырмача яхшы әзерләнсәләр дә, инспекторларның бу оешмадагы берничә техниканың төзеклегенә дәгъвалары бар. Резина көпчәкләренең таушалган булуы, чатнаган алгы тәрәзә пыялалары - башка кайбер оешмаларга да хас уртак җитешсезлек.

"Җитәкчеләр боларны финанс кыенлыклары белән бәйли,- ди "Таттехконтроль" җәмгыяте белгече Марат Сафиуллин. -Шунлыктан кайберәүләр машина-тракторларын техник карауга күмәк итеп, берьюлы әзерли алмый. Гомумән, бу юнәлештә элеккерәк еллардагы кебек оешканлык җитенкерәми".

Сүз уңаеннан, бүген КамАЗ автомашинасына резина көпчәгенең берсе-берсе 10-11 мең сум чамасы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined техник карау вакыты