Коткаручыларга 3 яшьлек оныгы "тозагы"на эләккән әбине коткарырга туры килгән
Белеп торыгыз

Коткаручыларга 3 яшьлек оныгы "тозагы"на эләккән әбине коткарырга туры килгән

Лениногорскида өлкән яшьтәге хатын-кызны оныгы балконда бикләп калдырган. (Казан, 6 март, "Татар-информ"). Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Дала урамындагы 19 нчы йортта булган - 3...

Лениногорскида өлкән яшьтәге хатын-кызны оныгы балконда бикләп калдырган.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Дала урамындагы 19 нчы йортта булган - 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган. Әби кеше фатирга балалар янына коткаручылар ярдәмендә генә керә алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатир ишеген ачып кереп, әби-карчыкны балконнан чыгарган. Бу вакытта фатирда шук малай белән аның 1 яшьлек сеңлесе дә булган.


undefined

Нет комментариев