Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коррупцион гамәлләр хакында дәшми калырга ярамый

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы республика комиссиясенең видеоконференция режимында узган киңәйтелгән утырышында ришвәтчелеккә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру юллары хакында фикер алыштылар.

Утырыш Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә (9 декабрьдә) узганлыктан, республика җитәкчесе әлеге золымны бетерү өчен конкрет чаралар куллану мөһимлеген әйтте, чөнки бу яктан тынычланырга нигез дә юк.

Кызганыч, бүген җәмгыятебездә коррупция бигрәк тә мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә күбрәк тамыр җәйгән. Бюджет акчаларын максатчан кулланмау, ришвәтчелек, ялганлап эшкә урнашу фактлары еш була, мәктәп балаларын тукландыру өчен азык-төлек алуда, балаларны балалар бакчаларына һәм 1 нче сыйныфка, 9 сыйныф укучыларын 10 нчыга алганда закон бозулар бар, ата-аналардан акча җыю өлкәсендә тәртип урнаштырылмаган... Республика прокуроры Илдус Нәфыйков мәгариф өлкәсендә ачыкланган әллә никадәр закон бозу фактларын мисал итеп сөйләде.

Утырышта республиканың мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау министрлыклары җитәкчеләренең коррупциягә каршы көрәш эше буенча докладлары тыңланды. Президент әлеге өлкәләрдәге проблемалар хакында дәшмичә калмаска, ә аларны хәл итәргә: больницаларда хәлне уңай якка үзгәртергә, чиратларны киметергә, кешеләргә күбрәк уңайлыклар булдырырга өндәде. Ә бу, үз чиратында, коррупцион хәлләрне  киметүнең бер юлы.

Бирмәскә дә, алмаска да

Коррупциягә каршы район комиссиясе декабрь аеның беренче декадасында видеоконференция режимында узган тагын бер чарада – коррупциягә каршы яшьләр форумында “катнашты”.

Казанда узган әлеге форумда 280 кеше – яшьләр иҗтимагый советы берләшмәләре, хәрәкәтләре, яшьләр парламенты вәкилләре бар иде. Монда яшь буында – мәктәп укучыларында һәм студентларда коррупциягә карата тискәре караш тәрбияләү турында сүз барды. 2007 елдан башлап республикада “Бирмәскә дә, алмаска да!” дип аталган коррупциягә каршы яшьләр программасы тормышка ашырыла. Чыгыш ясаучылар сүзләренчә, бу уңай нәтиҗәләр бирә. Форум, нигездә, “Сорау-җавап” рәвешендә узды. Анда катнашучыларның күп санлы сорауларына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде.

Фото: realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X