Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавируска каршы прививка беренче чиратта кемгә ясалачак?

Н.Ф.Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививканы халыкның кайсы төркеменә беренче чиратта билгеләячәкләрен әйтте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Гинцбург фикеренчә, халык тыгыз урнашкан урыннарда вакцинация үткәрергә кирәк.

«Әлеге мәсьәләне Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәргә тиеш. Минем фикеремчә, беренче чиратта, укытучыларга, аннары пенсионерларга һәм мөмкинлеккә карап зур төзелеш, казарма һәм тулай тораклардагы барлык оешкан коллективларга прививка ясарга кирәк», — диде эпидемиолог.

Ул билгеләп үткәнчә, хроник аутоиммун авырулардан интеккән кешеләргә вакцина килешмәскә мөмкин. Табиб-терапевт, пациентның анамнезын җыеп, вакцинация алдыннан һәр кеше белән консультация үткәрергә тиеш, дип искәртте Гинцбург.

Н.Ф.Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәгендә әзерләнгән коронавируска каршы вакцинаны август урталарында әйләнешкә кертергә теләүләре хакында хәбәр ителгән иде инде.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев