Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Китап” милли радиосын Төркиядә дә тыңлыйлар

Интернет булса, “Китап” милли радиосын җир шарының теләсә кайсы почмагында ишетергә була. Бу елның 14 гыйнварында гына эшли башлаган радионы  Төркиядә, хәтта Америкада да тыңлыйлар икән.

“Китап” радиосы баш мөхәррире Алмаз  Миргаязов һәм тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи  республика районнары журналистлары белән он-лайн режимда уздырылган матбугат конференциясендә “Башка төбәкләрдә тыңлаучыларыгыз күпме? Киләчәктә “Китап”ны радиодулкыннарда тыңлау мөмкинлеге булачакмы?” – дигән сорау бирдем. Радионың оештыручысы Алмаз Таһир улы бик теләп җавап бирде.

-Төп тыңлаучыларыбыз Татарстанда һәм Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез. Аннан соң Россиядә, Төркиядә яшәүчеләрне атый алабыз. Америка, Канада, Чехия, Испаниядә дә үз тыңлаучыларыбыз булу куанычлы, - диде ул.

Радио хезмәткәрләре өчәү генә булса да, тыңлаучыларның географиясен, аудиторияне барлап торалар. Төп аудитория хатын-кызлар, алар тыңлаучыларның 75 процентын тәшкил итә, ә 25 проценты - ир-атлар. Аларның күпчелеге 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Сирәк булса да, балалар да тоташа икән радиога.

“Китап” радиосы, дөрестән дә, бик яшь, өч ай эчендә алар 20 меңнән артык аудитория туплаганнар, бүген үк кайбер популяр радиоларның “табанына” басып баралар.

Мин үзем бу радио турында белсәм дә, матбугат конференциясе алдыннан гына тыңлап карарга булдым, ошады үзе. Чирмешәндә яшәүче 70 яшьлек Гөлнәзирә Биктаһированың бу радионы бик яратып тыңлаганын белә идем. Ул аны радио эшли башлаганның беренче көннәреннән үк үз иткән.

-Мин китап, аеруча, шигырьләр укырга яратам, шуңа китапханәгә еш йөрим. Шунда бер баруымда китапханәче миңа “Китап” радиосын тыңлатты һәм  Интернет аша тоташырга тәкъдим итте, - ди Гөлнәзирә апа. – Оныгым телефонымдагы Инстаграм челтәре аша миңа аны көйләп тә бирде. Хәзер елый-елый шуны тыңлыйм, Инстаграм битендә бирелгән шигырьләрне һәм хикәяләрне дә укыйм. Бик яхшы радио.

“Китап” – әдәби радио, анда тапшырулар туры эфирда бармый, көн дәвамында татар калыбына туры килгән моңлы җырлар яңгырый, артистлар укуында яздырылган шигырьләр дә тыңларга була, кичләрен, ял көннәрендә көндез дә чәчмә әсәрләр куялар. Радиода яңгыраячак җырлар һәм әсәрләр программасы ике атна алдан төзелә.

-Без радио аша яңалыклар бирмибез, хәбәрләр яңгыратучы радиолар бездән башка да күп, - ди Алмаз Миргаязов. – Ә эфирда яңгыраячак җырларны җентекләп сайлыйбыз. Бездә Илһам Шакиров, Әлфия Афзаловалар язмасындагы җырлар белән бергә Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова кебек бүгенге популяр җырчыларыбызны да ишетергә була. “Китап” радиосы дулкыннары аша үткән белән бүген, бүген белән киләчәк, яшьлек белән тәҗрибә бер ноктада очраша.

Зәвыклы, заманча милли радионы сез дә тыңлап карагыз әле!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев