Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Күчмә Кубок Чирмешәндә калды

Безнең районда янгын сүндерүчеләр арасында узган республика ярышларында җиңү яулаган Чирмешән командасын микродулкынлы мич һәм эштә бик кирәкле булган кыйммәтле җиһаз – тепловизор белән бүләкләделәр. Бәйгенең Күчмә Кубогы да бездә калды.

Якташларыбыз, нигездә, яшьләр:  135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары, өлкән лейтенант  Раил Галимов, отделение командирлары Виталий Миронов, Сергей Якунин һәм янгын сүндерүче  Эдуард  Исмәгыйлев үзләрен эшләренең чын белгечләре икәнлекләрен дәлилли алдылар. Үз стеналарыбыз да ярдәм иттеме, чирмешәнлеләр 36 команда арасында җиңүче булсалар,  алда язганыбызча, сабалылар – икенче, Түбән Кама командасы  өченче урын иясе. Аларга электр чәйнекләре бүләк иткәннәр.

Чирмешән ике көн дәвамында барлыгы 200ләп янгын сүндерүчене кунак итте. Шундый “зур армия”не тукландыру өчен янгын сүндерүчләребез “кыр кухнясы” да көйләгәннәр. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте начальнигы Фәрит Яруллин исә әлеге ярышларда  парад командующие һәм  комендант буларак җитәкчелек итте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев