Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Исе, төсе юк - тик куркыныч

Быелның гыйнвар башында Саратов шәһәрендә алты катлы йортта көнкүреш газы шартлап, ун кеше зыян күргән иде. Шушы вакыйга белән бәйле рәвештә, янгын күзәтчелеге белгечләре Чирмешәндәге күп фатирлы йортларда тикшерү рейдлары үткәрәчәк. Янгыннар еш кына газ шартлау аркасында да килеп чыга. Ә аның сәбәпләре - иң гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Белгәнебезчә,...

Быелның гыйнвар башында Саратов шәһәрендә алты катлы йортта көнкүреш газы шартлап, ун кеше зыян күргән иде. Шушы вакыйга белән бәйле рәвештә, янгын күзәтчелеге белгечләре Чирмешәндәге күп фатирлы йортларда тикшерү рейдлары үткәрәчәк.


Янгыннар еш кына газ шартлау аркасында да килеп чыга. Ә аның сәбәпләре - иң гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Белгәнебезчә, газның исе дә, төсе дә юк, шуның өчен газ җибәрү станцияләрендә аңа ис чыгара торган махсус матдә өстиләр. Бу - газ чыгуны ис буенча сизәргә мөмкинлек бирә. Әгәр дә инде өегездә, коридорда газ исе сизсәгез, мондый киңәшләр бирә белгечләр:

-электр звоногына басмаска, ут кабызмаска, әгәр дә инде лампочка яна икән инде, аны сүндермәскә кирәк. Чөнки өзгечне (включательне) кабызганда-сүндергәндә чыккан чаткы җыелган газны шартлатырга мөмкин;

-зажигалка, шырпы, шәм куллану катгый тыела;

-газ кранын ябарга;

-тәрәзә, форточкаларны ачып, үтәли җил (сквозняк) ясарга;

-газ исе бетмичә, ул көчәя икән, газ хезмәте белгечләрен чакыртырга;

-өйдән чыгарга, күршеләрне кисәтергә;

-газ шартлаган очракта, 01 (кесә телефоныннан 112) номеры буенча шалтыратырга;

Газ чыккан урынны табу өчен, шикле урынга сабын күбеге сөртеп карарга кирәк, газ чыккан урында ул куыклана.

Көнкүреш газы шартлавын булдырмас өчен, газ җиһазларын көйләү, урнаштыру, тоташтыруны белгечләр генә башкарырга тиеш. Газ җиһазлары янына балаларны якын җибәрмәгез. Плитә, мичләрне кабызганда, әүвәл шырпы кабызырга, аннан гына газ кранын ачарга кирәк. Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көнкүреш газы янгынннар