Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иртән нинди ризык ашарга ярамый?

Кайбер ризыкларны ач карынга ашау сәламәтлек өчен зыян китерә. Алар ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, гастрит, диабет һәм башка авыруларны барлыкка китерергә мөмкин.

Цитруслар. Әфлисун, мандарин һәм лимонның аллергия һәм ашказаны авыруы барлыкка китерүе бар.

Бананда магний күп, ул йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге өчен файдалы. Шул ук вакытта кальций-магний балансын бозарга мөмкин.

Чи яшелчәләр. Аларда кислоталар бар һәм шуның белән ашказанының лайлалы тышчасын ярсыталар. Ашкайнату системасы белән проблемасы булганнарга чи кыяр, помидор, кәбестә ашарга ярамый.

Йогырт. Иртән организмга йогырт бактерияләре кирәк түгел. Шуңа да бу очракта аны файдалы дип ашау дөрес түгел. Ашарга ярый, әмма файдасы сизелмәячәк. Йогыртны иртәнге аштан соң 2-3 сәгать үткәч кенә ашарга була.

Бәрәңге дә иртән ашказанына авыр ризык.

Иртән салкынча эчемлек тә эчәргә ярамый. Аның бүлмә температурасында булуы шарт.

Баллы ризыклар. Йокыдан торган вакытта ашказаны асты бизе инсулинны кирәкле күләмдә бүлеп чыгара алмый. Ашказанына эләккән баллы әйберләр аны чыгырыннан чыгып эшләргә мәҗбүр итә.

Бернинди ризык капмыйча, каһвә эчү дә ашказаны авыруын китереп чыгарырга мөмкин.

Казылык белән бутерброд. Казылыкта сәламәтлек өчен зыянлы булган канцероген матдәләр бар. Буш ашказаны шундый “химик атака"га әзер түгел, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев