Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Иремне үзем күтәреп реанимациягә алып мендем, табиблар булышмады» [булган хәл]

Тормыш гел без уйлаганча гына бармый. Көтмәгән җирдән шатлык-сөенечләр, хәвеф-хәтәрләр, авырулар килеп чыга. Авыруга килсәк, ул да язмышыбызда сәбәпсез бирелми. Нәрсә генә булмасын, кеше ярдәм өмет итеп табибларга мөрәҗәгать итә. Кайчак, ашыгыч ярдәм дә чакырырга туры килә. Тиксине ничек кабул итәрләр, ничек каршы алырлар - монысы билгезеслек. Әллә нинди очракларга...

Тормыш гел без уйлаганча гына бармый. Көтмәгән җирдән шатлык-сөенечләр, хәвеф-хәтәрләр, авырулар килеп чыга. Авыруга килсәк, ул да язмышыбызда сәбәпсез бирелми. Нәрсә генә булмасын, кеше ярдәм өмет итеп табибларга мөрәҗәгать итә. Кайчак, ашыгыч ярдәм дә чакырырга туры килә. Тиксине ничек кабул итәрләр, ничек каршы алырлар - монысы билгезеслек. Әллә нинди очракларга тап буласың кайчак. //Tatar today//

Үземнең ашыгыч ярдәм чакырырга еш туры килмәсә дә, булгалады. Аралырында төрле табиблар очрады: барсын да аңлатып, тынычландырып, киңәш биргәннәре дә, дорфа кыланып, сүзсез калдырганнары да. Берсендә, нык авырсам да, "төнлә табибларны борчымыйм", дип иртәнгә кадәр сабыр иттем. Тик барыбер ишекне ачуга табибларның: "ардык, йокы да юк, төне бу йөгертәләр", дигән зарларын ишетергә туры килде. Сизмәстән, үзеңне гаепле итеп хис итәсең. Менә Дания ханымның сөйләгәннәре дә башта гаҗәпләндерде, аннары уйландырды.

Дания апа 30 елдан артык балалар бакчасында эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялга чыккан ханым. Әле яңа гына, айлар буе республика хастаханәсендә ятып, өенә кайткан. Аягын нык пешерү сәбәпле 6 операция кичергән ул. Нәтиҗәдә, бер аягын кисергә туры килгән. Хастаханәдә ничек кенә авыр булмасын, табибларны бары яхшы сүз белән генә искә алды. Хәер, 3 ай өчендә дуслашып кына, түгел, туганлашып та беткән алар. "Кирәк чакта әрләделәр, кирәк чакта тынычландырдылыр. Кулларыннан киләгәнне барсын да эшләргә тырыштылар, бик зур рәхмәт" ди ул.

Сөйләшә торгач, Дания апаның яшьлек елларына да сәяхәт кылдык. Бик тә яшьли ике бала белән тол хатын булып калган ул: "Ирем йөрәк өянәгеннән мәрхүм булды. Беренче приступтан соң үзен сакларга кирәк булгандыр да, әмма тыңламады, һаман каядыр ашыкты. Ә бәлки, гомере беткән булгандыр. Нишлисең, артыгын яшәп булмый. Тормыш иптәшем бик әйбәт иде, башка кияүгә чыкмавымның сәбәбе дә шунда: аннан яхшыракны таба алмам дип курктым. Ләкин ирсез яшәү кыен: балалар үстергәндә дә, йорт-җирне караганда да син ялгызың."

Дания апаның ире уйламаган җирдән авырып китә. Йөрәк өянәге кузгалгач, ул тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта: "Район хастаханәсенә килеп җиткәнче, иремнең хәле тагын да начарайды. Агарынды, сөйләшмәс булды - бик курктым. Аны тиз арада реанимациягә алып менәргә кирәк иде. Әмма безне бер кеше дә каршы алмады. Каталкалар юк, дежурда бер кеше дә күренми. Ашыгыч ярдәм табибы: "Миңа авыр күтәрергә ярамый, берәрсе килер, көтик.", ди. Машина йөртүчесе дә: "Мин операциядән соң, күтәрмим" диде. Кешенең үлгәнен карап торып булмый бит инде. Иремне үзем, сабый баланы күтәргән кебек, өченче катка алып мендем. Авыр булганмы, юкмы, хәтерләмим, ул вакытта шок халәтендә идем."

Ирен урнаштыргач, карагач, Дания апага тиз арада дарулар алырга кушалар, хастахнәдә аларның беткәне ачыклана: "Мин халаттан гына, бер тиен акчам юк. Әле табиблары да ашыктыра, тиз кирәк ди. Башта нык каушап калдым, аннары хастаханә буенча йөри торгач, бер таныш табиб очрады, ул ярдәм итте. Аллага шөкер, вакыт үткәч ирем рәтләнде, аякка басты. Әмма барыбер озак яшисе булмаган икән". Чыннан да, борчулы вакытларда кеше каушап кала, уйламаган җирдән, рухи, физик көчләр табып яшәү өчен көрәшә. Ләкин менә хәзер, тыныч вакытта әлеге мизгелләрне күзаллаганда шак катасың: хастаханәгә авыр хәлдә килгән кешегә шулай ничек салкын карап булды икән? Әйе, бәлки табибларның бик тә тыгыз вакыты булгандыр, дарулар да юктан гына бетмәгәндер, дистә ел элек хәзерге кебек эшләү системасы урнашмагандыр. Ничек кенә булмасын, авыру кеше табибларга юкка гына мөрәҗәгать итми, ул алардан ярдәм өмет итә, җиңеллек көтә. Хәзерге заманда мондый вакыйгалар юк дип ышанасы килә… Килә дә, кеше зарларын тыңлагач, шикләндерә. Әмма яхшы табиблар да бар! Бар, юк түгел!

http://www.tulachi.ru/

Безнең сайтта укыгыз:

Әмирдә мәктәпне сүттеләр

http://nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17478

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз булган хәл Иремне үзем күтәреп реанимациягә алып мендем табиблар булышмады