Булган хәл тег белән яңалыклар
-
«Кызым миннән бөтенләй баш тартты…» [гыйбрәт]
– Әле ярый өемнән куып чыгармыйлар. Шунысына рәхмәт укырсың. Юкса балаларымны бер дә әшәкелеккә өйрәтеп үстермәдем. Кеше булсыннар дип тәрбияләдем, – дип сөйли Казанның Карьер бистәсендә яшәүче Сания апа.
-
Чынга ашкан күрәзәче сүзләре: «Җир күрәм… Туфрак күрәм…» [булган хәл]
"Киләчәк турында берни сөйләмәгез", дип кисәтеп куйдым аны керә-керешкә үк. Ул барыбер сөйләде. Синең барысы да яхшы булачак, теләкләреңә ирешәчәксең, диде. //Акчарлак// Күрәзәче Зилә апа турында сүзем. Күп кеше гаҗәпләнеп сөйли аның хакында. Монда якында - Чаллы янәшәсендәге Түбән Суыксу авылында яши ул. Соңгы арада экстрасенслар, күрәзәче-фәләннәр белән очрашулар, ни...
-
12 ел элек үлгән әни белән сөйләшү… [булган хәл]
Мин еш кына сәер хәлләргә юлыгам. Ничек шулай килеп чыга - һич аңламыйм. Ике очракны гына язып үтәм. //Татарстан яшьләре// Беренчесе. Мин шактый еллар ир-ат кулы тимәгән йортка килен булып төштем. Өй яртылаш черегән, каралты-кураның күптән "биле сынган" иде. Әнием, ачуланып: "Кияүгә салынып ятма, мал врачы эшеннән күпме акча алмакчы...
-
«Ышанмаслык хәл, сыйныфташ дүрт егет ел саен берәр бәла-казага очрап торган…» [булган хәл]
"Хатын-кыз - дөнья тоткасы", дигән гыйбарә яши халыкта. Әлмәт районы Бишмунча авылы мәдәният йорты директоры Рәсүлә Закирова турында да икеләнмичә шулай дип әйтергә мөмкин. Аның хакында булган хатын дию дә аз. Мине аның сабырлыгы һәм язмышы таң калдырды. //Акчарлак// …Моннан биш ел элек Рәсүлә апалар ишеген хәсрәт шакый: дусларын армиягә...
-
«Әле яшәргә дә өлгермәгән гаиләнең юкка чыгуы бит бу!» [булган хәл]
Минзәлә районының Воровский бистәсендә янгын чыгып, 42 яшьлек гаилә башлыгы Владимир Петров, аның ике баласы - 15 яшьлек Никита һәм 5 яшьлек Илья янгын корбаны була. //Интертат// Бар халык шаулап-гөрләп Яңа ел каршылап, ялларда кунактан-кунакка йөргәндә, Минзәлә районында килеп чыккан фаҗига республика халкын уятып җибәрде. 6 гыйнвар иртәсендә Воровский бистәсендә...
-
«Каһәр суккан шомырт. Яфрагы лепердәсә дә исемә төшерде үтерүче икәнемне…» [булган хәл]
Бигрәк куркыныч заманда яшибез. Әби әйтмешли, нирбылары слабыйларга туып та торасы түгел. Телевизорны кабызсаң - үтереш тә суеш, газеталарда әллә нинди генә фаҗигалар турында язалар. Күптән түгел генә Чаллыдан апам килгән иде. "Атна буе йоклаган юк. Күз алдымда кеше үтерделәр, - ди. - Төн уртасында шаулашкан тавыш ишетеп, тәрәзәгә карадым....
-
«Ә бер көнне ятимнәр йортында миңа тәүге тапкыр кул күтәрделәр…» [булган хәл]
…Бу йортның ишекләре миңа беренче тапкыр 6 яшемдә ачылды. Моңа кадәр һәр иртә балалар бакчасына йөргәч, әллә ни исем дә китмәде. Бусагадан атлап кергәч, елмаеп, таныш булмаган бер апа каршы алды. Тукта, ник мин бу апаларга иярдем соң әле? Әти белән әни чит кеше белән аралашмаска, алар белән беркая да...
-
«Барыбыз исеменнән гафу үтенәм, классташ!» [булган хәл]
«Апа, үтерәләр бу кызлар мине», диде беркөнне 9 нчы сыйныфта укучы Фазыл. Унбер кызга бер егет ул. Аның шул сүзе классташым Айратны искә төшерде. Ул да дүрт кызга бер егет иде классыбызда. Ничек кенә җәберләми идек үзен, кабинетка кертми тору дисеңме, куып чыгарумы, сорамыйча гына алып өй эшләрен күчереп куюмы,...
-
«Әти әле бер, әле икенче хатын янында чуала» [булган хәл]
«Бер ел элек әниебез вафат булды. Алар әти белән бер-берсен яратышып, кырык ел бик тату яшәделәр. Хәзер менә әти әле бер, әле икенче хатын янында чуала, салгалап та кайткалый. Ни өчен ир-ат гомер иткән хатынына хыянәт итә икән? Әгәр әни ялгызы калган булса, ышанам, ул әтигә тугрылыклы калыр иде. -...
-
«Оят булса да, кызымны кабат абортка алып бардым» [булган хәл]
Еш кына берәрсе белән булган гыйбрәтле вакыйгаларны күреп, яки кеше язганны укып: "Үзе гаепле", дигән нәтиҗә чыгарып куябыз. Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыгырга кирәкми икән. //Татарстан яшьләре // Әлеге гаилә белән мин әллә кайчаннан аралашып яшим. Кызлары Алияне дә кечкенә чагыннан ук беләм. Хәзер ата-ананың шушы баланың кылган гамәлләре аркасында...
-
«Энекәшкә бозым ясадылар, мин дә ялгыш кына эләктем» [булган хәл]
Берәүгә ясалган бозымга икенче кеше дә эләгергә мөмкин дигәнне ишеткән бар иде. Үзем дә шуңа эләктем ахрысы. Уйлавымча, энекәшкә ясадылар, миңа ясалган бозым түгел иде ул, мин ялгыш кына эләктем анда. Шуннан соң чирли башладым инде. Хәзер әллә ничә ел. Ул әйберләр төшемә дә керә бит инде. //Безнең авыл гыйбрәте//...
-
"Үлем каланчасы"
Авыл читләренә куелган кәрәзле телефон антенналары турында газетада берничә мәртәбә язганыбыз бар. Гадәттә, олы яшьтәге укучыларыбыз аны "үлем баганасы" дип атый, чаң суга, бөтен авыруларын шуннан күрә. Моңарчы әлеге антенналарны йортлардан берничә дистә метр ераклыкка куйганнарын гына күргән бар иде, ә менә Азнакайда Әлфирә апа Афзалованың өенә терәтеп үк урнаштырганнар....
-
Ир хатынын: «Өемдә эзең дә булмасын!” дип, караваттан өстерәп, урамга чыгарып ташлый [булган хәл]
Әлеге хәлне миңа гомер буе тол яшәгән апа сөйләгән иде: - Безне димләп өйләндерделәр, никах укыттылар, үзебезгә күрә матур итеп туй үткәрдек. Яратышып, матур гына яши башладык. Ирем фермада ат җигеп, малларга азык ташыды, мин бозаулар карадым. Бергә бер ай яшәгәч, каенанам күрше авылдагы туганнарына бер атнага утырмага китте. Һәрвакыттагыча,...
-
Тормай (булган хәл)
Бервакыт мине Уфага дәваланырга җибәрделәр. Кабул итеп утыручы олы яшьләрдәге чибәр генә, ачык йөзле, юантык кына гәүдәле бер апа булып чыкты. Ул яза тора һәм бер үк вакытта сораша. Мин җавап бирәм. - Кайсы районнан? - ди бу апа. - Стәрлебаштан, - дим. Шунда өстәлендәге телефон шалтырады. Чибәр апам кем...
-
Күзең төшсә үги кызыңа... (булган хәл)
Вакыйга Апас районының бер авылында, узган елның февраль аенда була. Ул көнне шәхси эшмәкәрдә шофер булып эшләүче 42 яшьлек Илдар Зиннәтов машина ачкычларын хуҗасына тапшырып кайта. Эшсез калуны күршедәге адашы белән шәпләп "юалар" болар. Әмма хәмер генә ирнең эч пошуын басмый. Кичке якта лаякыл исерек килеш өенә кайтып керә ул....