Соңгы елларда электрон хезмәт кенәгәсен сайлаучылар саны 15% арткан. Аны рәсмиләштерү өчен эш бирүчегә гариза бирү җитә.
- ЭТК – кәгазь документның цифрлы аналогы. Мәгълүмат Социаль фонд системасында саклана, аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша карап була. ЭТК югалмый, бозылмый, эшкә урнашканда кәгазь тапшыру кирәкми. Пенсия билгеләү вакыты кыскара, ялгышлар кими.
Россиядә 2020 елдан кулланыла. 2020 елның 31 декабреннән соң беренче тапкыр эшкә урнашучыларга кәгазь кенәгә бирелми – мәгълүмат баштан ук электрон рәвештә алып барыла.
-Электрон хезмәт кенәгәсе - киләчәккә ышанычлы адым. Ул хезмәткәр өчен дә, эш бирүче өчен дә уңайлы. Без республика халкының электрон форматка өстенлек бирүен күрәбез, һәм аларның саны елдан-ел арта. Димәк, кешеләр Цифрлы сервисларның ышанычлылыгын, уңайлылыгын һәм гадилеген бәяли, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Нет комментариев