Ялларда Татарстанда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә
Белеп торыгыз

Ялларда Татарстанда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә

Татарстанда антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында гына үзгәрә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yallarda-tatarstanda-konnar-salkynaita-ham-yangyr-kotela-5871382

Чәршәмбе, 24 майда, республикада төнлә +8..+17 градус көтелә. Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәрелә.

Пәнҗешәмбе, 25 майда, төбәктә тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була. «Җомга, 26 майда, шундый ук һава торышы саклана», - дип кисәтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Төбәктә урыны белән яңгыр көтелә.

чыганак

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев