Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Голос»та тагын бер татар кызы - Альбина Йосыпова (видео)

Татарстанлыларның «Голос» программасын яуларга яратканнары сер түгел. Бу юлы анда Алабуга шәһәре кызы Альбина Йосыпова үз көчен сыный. 23 сентябрьдә «Беренче канал»дан бара торган «Голос» шоуында Альбина күрмичә сайлап алу турында катнашты. Татарстан кызы - Мәскәүдәге «Сатирикон» театры актеры. МХАТ мәктәбе студиясен тәмамалый, 2012 елдан бирле театрда эшли. «Лондон шоу»,...

Татарстанлыларның «Голос» программасын яуларга яратканнары сер түгел. Бу юлы анда Алабуга шәһәре кызы Альбина Йосыпова үз көчен сыный.

23 сентябрьдә «Беренче канал»дан бара торган «Голос» шоуында Альбина күрмичә сайлап алу турында катнашты. Татарстан кызы - Мәскәүдәге «Сатирикон» театры актеры. МХАТ мәктәбе студиясен тәмамалый, 2012 елдан бирле театрда эшли. «Лондон шоу», «Однажды в деревне», «Человек из ресторана» спектакльләрендә катнаша, дип яза «Ялкын».

«Голос»та ул Жака Брельның «Ne me quitte pas» җырын башкарды. Бу композициянең кавер-версияләрен Эдит Пиаф, Нина Симон, Фрэнк Синатра, Том Джонс, Мадонна башкарган. Ә «Голос»та бу җырның яңгыраганы юк иде әлегә. Бу җыр Пелагеяның да иң яраткан җырларының берсе икән. Ләкин шулай булса да, җыр ахырында Альбинага Пелагея түгел, Дима Билан борылды. Һәм кызны үз командасына алды. Алга таба да Альбина репертуарына башка француз авторларының җырлары сайланылырга мөмкин.

Дима Билан:
- Бик зур рәхмәт! Сез бу җырны чын күңелдән, гадел итеп башкардыгыз. Хәтта артык кылану да юк иде. Бер мәлгә, миңа җырны башкарганда, уенда акцент ясарга кирәклеге турында уй килеп китте. Ләкин сезнең якка таба борылгач, бу уйның ялгыш икәнлеген аңладым.

http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/20943
Безнең сайтта укыгыз:

Иске Үтәмештән Мәрхүмә әбигә яңа гаиләдә рәхәт

http://nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined голосование видеоконференция тагын бер татар кызы Альбина Йосыпова