Чирмешән районында Ростехнадзор атаган кимчелекләрне төзәттеләр
Белеп торыгыз

Чирмешән районында Ростехнадзор атаган кимчелекләрне төзәттеләр

Бүген районның барлык социаль-мәдәни учреждениеләре биналарында җылы. Җылылык “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыятенең 60тан күбрәк котельныеннан бирелә.

Моңа кадәр, ягу сезоны башланыр алдыннан, барлык  котельныйларның да әзерлеге тикшерелде. Ростехнадзорның  Идел буе идарәсе белгечләре атаган кимчелекләр вакытында төзәтелде. Нәтиҗәдә  районга 2023-2024 ягу сезонына  әзерлек паспорты тапшырылды.

Марат Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев