1 сентябрь җиткән саен күпләр үзләренең беренче тапкыр мәктәпкә барганнарын, укырга, язарга өйрәнгәннәрен искә төшерәдер.
Айзирәк Габдрахманова (Чирмешән): - Мин Туймәттә укыдым. Мәктәпне тәмамлаганга 38 ел вакыт узса да, 1 нче сыйныфка барганым әле дә хәтердә. Әни чәчемне ике толымга үреп, зур бантик ясаган иде. Өстемдә - мәктәп формасы, ак алъяпкыч, аякта - матур сандалик, яңа сумка, кулда - чәчәк букеты. Аны күрше Мәрьям апалардан алган чәчәкләрдән ясадык. Мәктәпкә бик теләп бардым, тик бераз соңардым, укытучыбыз Әкълимә апа Сәгыйрова мәктәп капкасы янында көтеп тора иде. 1 нче сыйныфка барганда укый, яза белә идем инде, әни бер яшькә олы апам Фәнүзә белән дәрес караганда, яннарында булып, апа белән бергә өйрәндем.
Равия Ногманова (Кара Чишмә): - Минем өчен 1 нче сыйныфтагы 1 сентябрь 5ендә генә булды дияргә мөмкиндер. 7 яшем октябрьдә генә туласы булгач, әти-әни мәктәпкә бирмәгән, ә минем бик барасым килә иде. Әтием укытучы иде, аңа ияреп барып, 1 нче сыйныф укучыларын карап торганым хәтердә. Бик нык ялынгач, укырга бирделәр, парта артына 5 сентябрьдә утырдым. Укый аласыма ышанмыйча, исемлеккә дә Яңа елдан соң гына керттеләр. Ул елны мәктәптә беренчеләр ике сыйныф иде, икесендә дә 24әр бала укыдык. Беренче укытучыбыз - Хәдичә апа, аның белән әле дә элемтәдә торабыз.

Вера Захарова (Иске Элмәле): - 1 нче сыйныфка укырга 1970 елда бардым, сыйныфыбызда - 24 укучы. Беренче укытучым Анна Селиванова бик гади, яхшы, йомшак күңелле иде, өеннән алып килеп, тәмле ризыклар белән дә сыйлаганы истә. 1 нче сыйныфка апам Маруся алып барды, әниләр матур рюкзак, көрән төстәге сандалик алдылар. Ул сандаликны уйнаганда төсен кырдырып кайткач, әнинең ачуланганы хәтердә, киемне саклап кияргә икәнен аңлатты, гаиләдә 10 бала үстек, күп кирәк булган. Мәктәпкә барганда укый, яза белми идем, куллар калтырый-калтырый “А” хәрефен язганым хәтердә.
Муса Вилданов (Чирмешән): - 1973 елда Иске Үтәмеш мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга кердек. Ул вакытларда әти-әниләр колхозда эштә, хәзерге кебек кулдан тотып бару юк иде. Игезәк сыңарым Җәлил белән абыйларга ияреп бардык. Бик матур, коры, кояшлы көн иде, аяк астында - сары яфрак. Безне беренче укытучыбыз Мәкъбүлә Фәсхетдинова каршы алды, 24 сабыйга белем бирде. 1 сыйныфка барганда укый, саный белсәм дә, язарга укытучы апа өйрәтте. Мәктәпкә бик теләп бардым.
Фәния Кашапова (Бәркәтә): - Урта мәктәпне тәмамлаганга 40 ел булды. 1 сентябрьдә 18 сыйныфташым белән безне Ралия апа Сарыймова каршы алды. 10 сыйныфка баручы Фәридә апа кулымнан тотып барды, әле апа белән төшкән фото да саклана: кара күлмәк, ак алъяпкыч, башымда ак бантик. Беренчегә барганда укый, яза белмәсәм дә, укытучы апабыз өйрәткәннәрне бик тиз отып ала идем, ударник булып укыдым.
Нет комментариев