Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе: Яшь буын үз телен белеп үсәргә тиеш

"Киләчәгебез өметле булсын дисәк, эшне бүгеннән башларга кирәк", - ди Раушания Сәүбанова. (Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Узган шимбәдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Чирмешән районының Казандагы якташлар җәмгыяте тантаналы рәвештә 25 еллыгын билгеләп узды. Якташлар очрашуы Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган истәлекләр...

"Киләчәгебез өметле булсын дисәк, эшне бүгеннән башларга кирәк", - ди Раушания Сәүбанова.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Узган шимбәдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Чирмешән районының Казандагы якташлар җәмгыяте тантаналы рәвештә 25 еллыгын билгеләп узды. Якташлар очрашуы Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган истәлекләр китабын тәкъдим итү чарасыннан соң башланып китте. Анда Чирмешәннең күренекле шәхесләре, шулай ук әлеге төбәк вәкилләре җыелды.

Очрашу театр фойесында Чирмешән суыннан кайнатылган чәй табыны янында башланып китте. Биредә Чирмешән авылларына багышланган һәм Чирмешән каләм әһелләре тарафынан язылган китаплар күргәзмәсе дә эшләде. Соңгы 15 елда Чирмешән авылларына багышланган җәмгысе 20 дән артык басма дөнья күрде.

В театре имени К.Тинчурина состоялась презентация книги, посвященной артисту Наилю Шайхутдинову

Казанның халык һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбанова чирмешәнлеләрне каршы алды, чөнки якташлар җәмгыятен җитәкләү вазифасы быел яз аенда нәкъ менә аңа йөкләнгән иде. Яңа җитәкче Раушания Сәүбанова Туймәт кызы, педагогика фәннәре кандидаты. Моңа кадәр дә ул мәдәният өлкәсенә шактый еллар Ютазыда, Питрәчтә эшләде. "Якташларга хезмәт итүдән туктамас дигән өметләр баглыйбыз", - ди аның турында якташлары.

В театре имени К.Тинчурина состоялась презентация книги, посвященной артисту Наилю Шайхутдинову

"Кеше кайда гына яшәмәсен, җанының бер өлеше туган якларында кала. Менә шул хисләр, күзгә күренмәгән җепләр белән сине үзенә бәйләп куя да, туган яклардан төрле хәбәрләр җибәреп, шатлык диңгезендә йөздерә. Сагыну хисе сине көтмәгәндә-уйламаганда юлга чыгарга мәҗбүр итә. Туган якларыннан читтә яшәгән кешеләрне җирсү хисе гел үзенә тартып, ымсындырып тора. Яшь буын үз телен белеп үсәргә тиеш. Киләчәгәбез өметле булсын дисәк, эшне бүгеннән башларга кирәк ", - ди "Татар-информ" хәбәрчесенә Раушания Сәүбанова.

Раушания ханым сәхнәдәге чыгышыннан соң мохтаҗ кайбер якташларга һәм күп балалы гаиләләргә бүләкләр һәм акчалата ярдәм тапшырды.

В театре имени К.Тинчурина состоялась презентация книги, посвященной артисту Наилю Шайхутдинову

"Дөньяда бәхетле вә рәхәт яшәүче кеше - башкаларга игелек итүче. «Игелек итученең һичкайчан эче пошмас, рәхәттә гомер кичерер», - дип тикмәгә генә язмаганнар инде борынгылар. Заманалар узгәреп торса да, миһербанлылык сыйфаты онытылмый. Безнең якташларыбыз игелекле эшләре белән халкыбызны шатландырып торалар, аларның изге гамәлләре район җитәкчеләре һәм халык тарафыннан югары бәяләнә", - диде ул.

Кичәне алып баручыларның берсе, Чирмешән егете Илдар Кыямов: "Чирмешән егете яки кызы дигән сүз бүгенге көндә ул үзе бренд инде", - диде.

В театре имени К.Тинчурина состоялась презентация книги, посвященной артисту Наилю Шайхутдинову

Бәйрәм сәхнәсендә Кармыш кызы Гөлназ Гатина да чыгыш ясады. "Татар кызы 2017" халыкара конкурсында Гран-при иясе якташлары каршында җырлады.

Очрашу кичәсендә Чирмешән районы турында яңа фильм да тәкъдим ителде.

Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина якташларын кайнар котлады. Районыннан килгән яшь артистлар үз осталыкларын күрсәтте. Данлыклы "Умырзая ансамбле"нең җырлы-биюле композициясе, Татарстанның халык артисты, Чирмешән егете Искәндәр Биктаһиров чыгышлары кайнар алкышларга күмелде.

В театре имени К.Тинчурина состоялась презентация книги, посвященной артисту Наилю Шайхутдинову

Белешмә: Чирмешән районының Казандагы якташлык җәмгыяте 1992 елның апрелендә оешты. Ул Татарстандагы әүвәлге җәмгыять буларак барлыкка килде һәм теркәлде. Аның беренче рәисе итеп Лашман егете, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы Мидхәт Шәрифуллин сайланган иде. 2012 елдан якташлык җәмгыяте җитәкчесе итеп шулай ук Лашман егете, Рафик Гыйматдинов сайланды. Хәзер Чирмешәннең Казандагы якташлар җәмгыятен педагогия фәннәре кандидаты Раушания Сәүбанова җитәкли.

tatar-inform фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәннең Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Яшь буын үз телен белеп үсәргә тиеш