Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнгә Николай Валуев килде

Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья боксчылар ассоциациясе (WBA) версиясе буенча дөнья экс-чемпионы Николай Валуев Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш бокс Федерациясе президенты Сергей Игнатьев чакыруы буенча Чирмешәнгә килеп китте. Кунакларны каршылап, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров районның социаль-икътисади үсешендәге уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Физик культураны һәм...

Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья боксчылар ассоциациясе (WBA) версиясе буенча дөнья экс-чемпионы Николай Валуев Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш бокс Федерациясе президенты Сергей Игнатьев чакыруы буенча Чирмешәнгә килеп китте.

Кунакларны каршылап, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров районның социаль-икътисади үсешендәге уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Физик культураны һәм спортны үстерүгә районда зур игътибар бирелә, заманча объектлар төзелә. Шулар арасында "Татнефть" ААҖе ярдәме белән торгызылган йөзү бассейны һәм Боз сарае һ.б.лар бар.
Николай Валуев Чирмешәндә Сергей Игнатьев акчасына төзелгән Рождество Христово храмын да карады.
Нык үскән инфраструктуралы район үзәге дәрәҗәле кунакка ошады. Ул район җитәкчелегенең һәм нефтьчеләрнең яшь буын турында кайгыртуын югары бәяләде, бездәге кебек Боз сараеның хәтта кайбер шәһәрләрдә дә булмавын билгеләп үтте, физкультура һәм спортны үстерүдә яңа уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан