Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге туган як тарихы музее яңа экспонатлар белән баетылган

Советлар Союзы оешуга 100 ел тулу уңаеннан Чирмешәннән Людмила Селезнева музейга “Мир” суыткычы, өстәл, урындык, ашамлыклар йорт җиһазы (буфет) һәм дүрт тәлинкә тапшырган.

- Әлеге суыткычны минем әнием, укытучы Зинаида Николаевна 1966 елда сатып алган. Шуннан бирле ул бер өзлексез, 2011 елга кадәр эшләде. Хәзер дә әле ул ватык түгел, шуңа аны музейга тапшырырга булдык, ди гомере буе укытучы булып эшләгән Людмила Вячеславовна.

Ашамлыклар йорт җиһазы һәм түгәрәк өстәл тарихына килгәндә, аларның 1950 елда ук әбисе Пелагея Горшенина (шулай ук укытучы булган) өендә торганын исенә төшерде ветеран-укытучы. Аннан соң әлеге җиһазлар әнисенә, соңрак инде Людмила Вячеславовнаның үзенә күчкән.

- Безнең кодалар - Кашиннар үлгәч, балалары күченеп киткәндә, бер урындыкларын безгә биреп калдырдылар. Ул хәтта революция чорындагы, бик иске, 1915-17 елларда ясалган, дип фаразлыйм, - диде якташыбыз. – Тәлинкәдәргә дә 50 елдан артык. Аларны әйберләр дефицит заманада, әнием бер танышы аша алган булган. Безнең нәселгә әлеге әйберләр озак хезмәт итте. Хәзер инде музейга килүчеләр дә күреп, тарих белән танышсын, дип бирегә тапшырдык.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев