Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә киләсе ягу сезонына әзерләнәләр

Июль ае ахырына да җиттек, димәк ягу сезонына кадәр вакыт кими бара. Бүген район үзәгендәге һәм авыллардагы 56 котельныйның 42 се газ җибәрергә әзер.

Тормыш өчен мөһим булган әлеге объектларда “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе тарафыннан язгы-җәйге айларда шактый күләмле эшләр башкарылган.

-Чирмешәндәге зур котельныйларда – 11, район үзәк больницасы котельныеның 4 казаны чистартылды. Иске Котыш, Кармыш, Лашман мәктәпләрендә әлеге эш төгәлләнеп килә, - ди предприятие директоры урынбасары Михаил Арютин. –Әмма эш күп әле. Ремонт белән бәйле, Туймәт һәм Югары Кәминкә балалар бакчалары биналары котельныйларга тоташтырылмаган әле. Өч авыл мәдәният йортында: Түбән Кармалкада, Лагеркада, Лашманда казаннарны алыштырырга кирәк. Девичья Поляна авылы клубында стенага куела торган мич казанын һәм газдан саклау системасын ремонтлау таләп ителә.

Котельныйларның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен, 6 объектта коммуналчыларның, газчыларның гына түгел, төзүчеләрнең дә катнашуы сорала. Әйтик, 2 нче Чирмешән мәктәбендә, Югары Кармалка һәм Шешминка мәктәпләрендә котельныйларның стеналарын һәм түбәләрен, Туймәт, Күтәмә мәктәпләрендә һәм Кара Чишмә мәдәният йортында котельныйларның түбәләрен ремонтлау мөһим.

Район үзәгендә җылылык челтәрләренең ике участогы гидравлик тикшерүләрне күтәрә алмады. Аларның берсенә, төзекләндерелгән парк территориясеннән уза торганына өч бина (район суды, элеккеге кунакханә һәм “Находка” кибете) тоташтырылган, монда челтәрләрне алмаштыру үзен акламый, шуның өчен югарыда аталган биналарны индивидуаль җылыту системасына күчерү зарур.

Ә инде икенче, 130 метр озынлыктагы үткәргечләрне яңартасы бар.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе инспекторлары норматив документлары тикшергәндә кайбер кимчелекләрне атаганнар, Михаил Арютин әйтүенчә, ул җитешсезлекләр төзәтеләчәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев