Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә җил “тузынырга” мөмкин

Республиканың гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре бу көннәрдә һава торышының бозылу ихтималын искәртәләр. Синоптиклар 12 ноябрьдә җилнең көче секундына вакыты белән 17 метрга ук җитәчәк дип фаразлый. Көчле җил аркасында электр һәм элемтә чыбыклары өзелергә мөмкин, диләр. Өйләр, биналар түбәләренә дә зыян килүе бар. Бер туңдыру, бер эретү, юеш кар...

Республиканың гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре бу көннәрдә һава торышының бозылу ихтималын искәртәләр. Синоптиклар 12 ноябрьдә җилнең көче секундына вакыты белән 17 метрга ук җитәчәк дип фаразлый.

Көчле җил аркасында электр һәм элемтә чыбыклары өзелергә мөмкин, диләр. Өйләр, биналар түбәләренә дә зыян килүе бар. Бер туңдыру, бер эретү, юеш кар яву сәбәпле юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә.
Бу көннәрдә газ һәм электр җиһазларын кулланган вакытта аеруча сак булу сорала. Мичләрне караучысыз калдырмау, аларны кыздырмау зарур. Узган елгы кышта районда шул сәбәпле мунчалар яну очраклары - бу сүзләргә куәт. Бәладан баш-аяк, балаларга күз-колак булырга да онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы һава торышы синоптиклар