Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә гөмбә сезоны башланды

Чирмешәндә яшәүче Зоя Дмитриеваны тәҗрибәле гөмбәче дип була, ел саен "урман ите"н җыеп маринадлый, тозлый. Быел да ул башка байтак райондашларыбыз шикелле үк "ау"га чыкты ( гөмбә җыю вакытын - "өченче ау" дип атыйлар). Әмма гөмбәләрне дә белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. -Мин ерак бармыйм, үзебезнең урман буйларында һәм...

Чирмешәндә яшәүче Зоя Дмитриеваны тәҗрибәле гөмбәче дип була, ел саен "урман ите"н җыеп маринадлый, тозлый. Быел да ул башка байтак райондашларыбыз шикелле үк "ау"га чыкты ( гөмбә җыю вакытын - "өченче ау" дип атыйлар). Әмма гөмбәләрне дә белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк.

-Мин ерак бармыйм, үзебезнең урман буйларында һәм посадкаларда җыям, - ди Зоя Михайловна. - Шушы көннәрдә генә майлы гөмбә (маслята), идел гөмбәсе (волжанки), ал гөмбә (свинушки) һәм тирәк гөмбәсе җыеп кайттым. Гөмбәләрне төрен - төргә бүлеп, чистартып, берничә кат юарга һәм пешерергә кирәк. Май гөмбәләрен, нигездә, маринадлыйм, ә менә ал гөмбәләрне тозлаган килеш яратам. Баллы гөмбә дә маринадлаган килеш бик тәмле була. Әйтик, 2 килограмм эшкәртелгән май гөмбәсе өчен 1 литр суга 70 грамм шикәр комы, 50 грамм тоз, 5-6 процентлы 100 грамм уксус кирәк була. Аны кайнатып чыгарабыз. Һәр банка төбенә аз генә көнбагыш мае, бөртекле борыч, лавр яфрагы салып калдырабыз. Гөмбә тутырган, маринад салган банкаларны стерильләштерәбез дә, өстен каплап, салкын урынга куярга.
Ләкин гөмбә яратучыларны куркыныч та сагалап торырга мөмкин. Аны ашап агуланучылар да байтак. Зоя Дмитриева да гөмбә җыйганда берничә кагыйдә турында онытмаска киңәш итә. Беренчедән, таныш булмаган гөмбәләрне алмаска, җыеп кайттың икән, шикләнсәң, белүче кешегә күрсәтергә. Ялган гөмбәләр турында онытмаска. Гөмбәләрне тикшерергә дә була икән - пешергәндә суган салырга,әгәр дә ул төсен үзгәртсә, шәмәхәләнсә, димәк, ул гөмбәләр агулы, ашарга ярамый.
Медицина хезмәткәрләре балаларга, ашказаны - эчәк авыруы белән җәфаланучыларга, өлкән яшьтәге кешеләргә гөмбә ашатмаска кушалар. Агуланган очракта кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Гөмбәләр ал гөмбә майлы гөмбә