Белеп торыгыз

Чирмешәндә эсселек 40 градуска җитәргә мөмкин

Бу көннәрдә кояш аеруча көйдерә. Көндезләрен эсселек 30 градустан узган шушы чорда янгын сүндерүчеләр ут белән аеруча саграк булырга өнди. -Йорт тирәләрендә чүп яндыру, урманнарда, кырларда учак кабызу зур фаҗигаләр чыгарырга мөмкин. Табигатьтә янгыннарның бигрәк тә ял көннәрендә артуы күзәтелә, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары...

Бу көннәрдә кояш аеруча көйдерә. Көндезләрен эсселек 30 градустан узган шушы чорда янгын сүндерүчеләр ут белән аеруча саграк булырга өнди.

-Йорт тирәләрендә чүп яндыру, урманнарда, кырларда учак кабызу зур фаҗигаләр чыгарырга мөмкин. Табигатьтә янгыннарның бигрәк тә ял көннәрендә артуы күзәтелә, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча баш белгеч Андрей Фомин. - Хәзер каникуллар вакыты, балаларга күз-колак булырга да онытмыйк. Сүндерелмәгән тәмәке, шырпы - шулай ук янгын чыганагы.

Автор фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы эссе

Нет комментариев