Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 19 июнь 2015 яңалыклары

    • 19 июнь 2015 - 11:09
      Чирмешәннең «Каенкай» балалар бакчасында сабантуй узды
      "Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) быел сабантуйны яңа мәйданда уздырдылар. Яңа урын булса да, балалар һәр ярышта бик теләп катнаштылар, егылдылар - тордылар, финишка ашыктылар. Кашыкка йомырка куеп, капчык киеп тә йөгерделәр, сулы чиләк тотып узыштылар, аркан да тартыштылар. Һәр уенда катнашу өчен чират булды. Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны...
      711
      0
      0
    • 19 июнь 2015 - 10:09
      “Безнең Чирмешән“ - Сезнең газета
      "Безнең Чирмешән" -"Наш Черемшан"га язылу өчен нибары 10 көн вакыт калды. Әлегә район газетасына 5416 заказ карточкасы тутырылган. Димәк, аларга безнең басма агымдагы елның икенче яртысында да киләчәк. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га язылырга онытмадыгызмы? Марат Гомәров фотосы.
      612
      0
      0
    • 19 июнь 2015 - 08:17
      Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
      Рамазан аеның беренче көнендә Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Авыз ачарга 70ләп кеше җыелган. Мәчеткә килүчеләргә вәгазь сөйләгәннәр, бергәләп тәрәвих намазы укыганнар. Ураза дәвамында монда ифтар ашлары әле тагын оештырылачак. Кадрия Гамирова фотосы.
      1018
      0
      0
    • 19 июнь 2015 - 06:46
      Чирмешән районында быел хуҗасыз 42 этне тотканнар
      Агымдагы елның узган чорында район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән 30 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Кешеләрне мәчеләр дә, тычканнар да, хәтта керпе дә тешләгән очраклар булган, ләкин бу исемлектә беренче урында этләр тора. -Күптән түгел генә Лагерка авылында бер эт хатын - кызны тешләде, - ди Мордва Афонькәсе...
      495
      0
      0
    • 19 июнь 2015 - 05:39
      Чирмешәндә эсселек 40 градуска җитәргә мөмкин
      Бу көннәрдә кояш аеруча көйдерә. Көндезләрен эсселек 30 градустан узган шушы чорда янгын сүндерүчеләр ут белән аеруча саграк булырга өнди. -Йорт тирәләрендә чүп яндыру, урманнарда, кырларда учак кабызу зур фаҗигаләр чыгарырга мөмкин. Табигатьтә янгыннарның бигрәк тә ял көннәрендә артуы күзәтелә, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары...
      514
      0
      0
    • 19 июнь 2015 - 05:02
      Колорадо коңгызы белән көрәшәбез
      Элек бәрәңгенең төбен йомшартып өйгәч, көзгә кадәр аның турында оныта идек, дип сөйли өлкән буын апа-абыйлар. Ә хәзер бәрәңге баш төртү белән колорадо коңгызлары да "утырып чыга" дияргә була. Газета укучыларыбыз бу корткычларга каршы ничек көрәшә икән? Сорашуыбыз шул хакта. Оркыя Нуретдинова (Иске Кади): - Агулаган бәрәңге ашыйсы килми. Шуның...
      596
      0
      0
    Реклама